Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Баскетболда 2006 елда туган кызлар көч сынашты

Аксубай районы баскетбол буенча Ачык Беренчелегенең алтынчы ярыш көне тәмамланды.

Анда 2006 елда туган кызлар, Иске Ильдеряк, Иске Ибрай, Иске Мокшино, район үзәгенең В.Г. Тимирясов исемендәге 1 нче, 2 нче һәм 3 нче мәктәп укучылары катнашты.

Киеренке көрәш нәтиҗәләре түбәндәгечә: Иске Ибрай мәктәбе командасы, 1 нче Аксубай мәктәбе спортчыларын 10:2 исәбе белән җиңеп, пьедесталның өченче баскычына күтәрелде.

erid: 2Vtzqw6pLty

Беренче урын өчен көрәштә Иске Мокшино мәктәбе баскетболчылары зур осталык һәм матур уен күрсәттеләр, 3 нче Аксубай мәктәбе кызларын 30:6 исәбе белән икенче урында калдырып, үзләренең яшь төркемендә җиңүче булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев