Башкарма комитет аксубайлыларны чүп-чарны контейнерлар янында өеп куймаска чакыра
Аксубай шәһәр тибындагы бистәсендә каты көнкүреш калдыклары контейнерларының бакча чүп-чары белән тулуы дәвам итә.
Һәм бистә башкарма комитеты хезмәткәрләре урамнар буйлап контейнерларны карап чыгарга, аларны чистартырга, чүп-чарны төяп, полигонга чыгарырга мәҗбүр. Чөнки төбәк операторы көнкүреш чүп-чарын гына җыештырып китә. Ә ботаклар, яфраклар контейнерлар янында, кайвакыт берничә көн дәвамында өемнәр булып ятуын дәвам итә. Бу чүп-чар беркемне дә борчымый дигән сүз түгел, аны җыярга өлгермиләр. Һәм бу күренеш контейнер мәйданчыкларына янәшә яшәүче кешеләрнең ачуын китерә.
– Безнең хезмәткәрләргә Беренче Майга һәм Җиңү көненә паркларда, скверларда һәм үзәк урамнарда тәртип урнаштырасы урынга, без контейнер мәйданчыклары тирәсендәге чүп-чарны җыештырырга мәҗбүрбез, – ди Аксубай шәһәр тибындагы бистәсе башлыгы урынбасары Алмаз Бакиров. – Халыктан төбәк операторының да, башкарма комитетның да штатта моны эшләргә тиешле кешеләр булмавын аңлауларын сорыйбыз. Ә контейнерлар каты көнкүреш калдыклары өчен генә каралган. Шуңа да карамастан, без бистәнең чисталыгы өчен, шуңа күрә бистәне төзекләндерү буенча күпкә мөһимрәк язгы мәшәкатьләрне читкә куеп, без үзебездә булган эшче куллар белән контейнерлар тирәсендә тәртип салырга мәҗбүр булабыз.
Әгәр кешеләр бакча чүп-чарын участокта бер өемгә өеп куйганда, аның бер елдан бакча өчен менә дигән ашлама булып, компостка әвереләчәген аңласалар, проблема хәл ителер иде. Киселгән ботакларны чүп капчыкларына тутырып, контейнер мәйданчыгында калдырырга да була.
Өстәвенә, административ комиссия бистә һәм район буенча рейдлар уздыра.
–Без үз йорты тирәсеннән чүп-чарны җыештырып, бакчаны чистартып, аларны контейнер мәйданчыклары янында өеп калдырып, алардан арынырга уйлый икән, безнең аларга беркетмәләр төзергә хакыбыз бар. Әлеге гамәл өчен штраф – өч мең сум, – дип шәрехләде административ комиссия секретаре Николай Камбулов. – Бу кешеләрнең оятлары юк, аларны тәртипкә чакыру файдасыз. Явыз ниятле «чүп-чар» ташлаучыны күрдегез икән, телефон камерасына төшереп алыгыз, дип җәмәгатьчелеккә мөрәҗәгать итәсе генә кала, административ комиссия аларга карата тиешле чаралар күрәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев