Башкортстан автомобильләре номерларында яңа код барлыкка килде
Моңа кадәр Башкортстанда 102 кодлы номерлар бирелә иде, әмма аларның мөмкин булган комбинацияләре бетеп бара, диелә хәбәрдә.
Башкортстан республикасында автомобильләргә яңа кодлы номерлар бирелә башлаган. Бу хакта Дәүләт автоинспекциясендә сылтама белән "Башинформ" агентлыгы хәбәр итә.
702 кодлы номерлар Дәүләт автоинспекциясенең кайбер регистрацион бүлекчәләрендә бирелә.
Озакламый яңа кодлы номерлар барлык регистрацион бүлекчәләрдә бирелә башлаячак.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев