Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Баш психиатр Кекелидзе: Коронавирус баш миенә тискәре йогынты ясый

Өлешчә хәтер югалту - бу Covid-19 авыруын кичергән кешеләргә хас билге.

Коронавирус йогышы кешенең баш миенә тәэсир итә, бу ковид кичергәннән соңгы синдром чорында ярсу тудыра һәм өлешчә амнезиягә китерә. Бу хакта Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының баш психиатры Зураб Кекелидзе РБКга биргән интервьюсында сөйләде.

Белгеч сүзләренә караганда, пациент башта «Covid нинди начарлык алып килгәнен» аңламый. Асылда, авыру кичергән кеше «үз функцияләрен дөрес бәяләми», — дип билгеләп үтә Кекелидзе.

Өлешчә хәтер югалту — бу Covid-19 авыруын кичергән кешеләргә хас билге. Кешеләр кайбер сүзләрне оныта. Сәламәтләнүчеләрнең дә ярсулы булуы күзәтелә.

Психиатр билгеләп үткәнчә, спортчылар интенсив күнегүләр башланганнан соң берничә минуттан тын җитмәү белән очраша. Кекелидзе Covid-19 авыруы вакытында нерв тукымасын канда циркуляцияли торган микроорганизмнардан, токсиннардан, күзәнәк һәм гумораль факторлардан саклый торган гематоэнцефалик киртә бозыла, алар баш мие тукымасын чит матдә буларак кабул итә башлый, дип белдерә.

Элегрәк Федераль медик-биология агентлыгы башлыгы коронавирус организмның картаю процессын тизләтергә мөмкин, дип белдергән иде.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев