Барысы да үсеш алу теләгеннән башланды
Аксубайның горурлану өчен тагын бер сәбәбе табылды – җырчы һәм этно-джаз проектына нигез салучы – Вера Кожеманова.
Вера Беловка авылында туып үсә. Иске Тимошкино мәктәбен тәмамлый.
Хәзер ул – Сәлих Сәйдәшев исемендәге музыка училищесының чыгарылыш укучысы. Вера “Көмеш тавыш“ Бөтенроссия бәйгесе җиңүчесе, Кырымда Чуаш мәдәнияте көне катнашучысы булып тора. Аннан тыш, әле ул үзенең репертуары булган чуаш этно-джазга нигез салучы һәм башкаручы да.
Вера үзенең интернет челтәрдәге битендә язганча: “Хәзер безнең чуаш телендә этно-джаз программасы бар: 6 вокал һәм бер уен кораллары композициясе. Ура!“ Һәм шунда ук беренче сорау килеп туа:
– Чуаш этно-джаз идеясы кайдан килеп чыкты?
– Барысы да үсеш алу теләгеннән башланды. Эстрададан тыш, башка өлкәләрдә дә үземне сынап карыйсым килде.
Үз вакытында world music юнәлеше белән кызыксына башлаган идем, ул дөнья халыклары музыкаларын берләштерә. Әлеге юнәлештә экспериментлар ясарга, төрле “музыкаль буяуларны“ бергә кушарга һәм яңа яңгыраш алырга яратучы музыкантлар эшли. Музыка нигезендә һәрвакыт этник колоритлар ята.
Ә джазны мин “катлаулыгы“ һәм “вариативлыгы“ өчен яратам. Тора-бара мин нәрсә эшләргә кирәклеген аңладым. Башымда иң популяр ике халык җырына музыкаль картина пәйда булды. Өченчесен Чабаксардан халык җырларын туплаучы дустым тәкъдим итте. Без музыкантлар белән җыелып, композиция гармониясен, аның формасын, тизлеген билгеләдек.
Без проектка кечкенә презентация үткәрдек һәм тыңлаучыларның реакциясен күзәттек. Бәхеткә, күбесе безнең иҗатыбызны яхшы кабул итте һәм безгә шулай дәвам итегез дип яздылар. Без программа әзерләдек һәм халыкны Казанда узган кечкенә концертка чакырдык.
– Кайбер кешеләрдә: “Халык җырларын джаз белән эшкәртүнең нигә кирәге бар?“ дигән сораулар да тугандыр.
– Музыканың чиге юк, әмма сорауның рухи һәм әхлаки ягы да бар. Бу проектта, миңа калса, без ул балансны саклый алдык. Чөнки джаз – күп кешеләргә кызыклы булган жанр, безне чуаш телен белмәгән кешеләр дә тыңлый. Чуаш халык җырлары үзенчә матур, аларның яңгырашы бездә кызыксыну уятмый кала алмады. Безнең проект аша төрле милләт халыклары джаз эшкәртүендә чуаш җырларына яхшы бәя бирсәләр без бик шат булыр идек.
– Сезнең җырчы карьерасы ничек башланды?
– Үземнең беренче чыгышымны әле дә хәтерлим, ул башлангыч сыйныфларда укыгандамы, балалар бакчасында булдымы. Җыр “Йокла, Наташа, син аңламыйсың“ (“Спи, Наташа, ты не понимаешь“) дип атала иде.
Шулай узды минем балачагым: сәхнәдә үзешчәнлек, мәктәптә актив тормыш. Мәктәптән соң Түбән Кама музыка училищесына укырга кердем. Аннары ТГПУның музыка факультеты.
Әмма мин үземне хәзер генә вокалчы дип атый алам, чөнки үземне табу дәвамлы булды, ә бу минем өчен бик мөһим иде: мин нинди яңалык “кертә“ алам, башка башкаручылардан ни белән аерылып торам, һәм мин сәхнәдә җитди урын биләүгә лаекмы?
Минем өчен эстрада җырларын яза башлаган Алексей Наумовка бик рәхмәтлемен. Шул җырларның берсе чуаш хит-парадында ярты ел урын алып торды. Мин шул ук вакытта этно-джаз проекты өстендә эшли башладым.
– Алга таба планнарыгыз нинди?
– Хәзер без этно-джаз программасы өчен яңа материаллар әзерлибез, Чабаксар шәһәрендә концерт оештырырга җыенабыз. Шулай ук тиздән минем яңа “Аса ил“ (А.Наумов көе, В.Шихранов сүзләре) эстрада җырым чыгачак. Концертларда катнашуга чакырулар килә башлады. Тиздән Чуаш Республикасының атказанган артисты Стас Владимировның концертында чыгыш ясаячакмын.
– Үзегез, гаиләгез, йолалар турында сөйләгез әле.
– Минем гаиләм бик зур. Әти-әнием дүрт кыз һәм бер ул тәрбияләп үстерделәр. Мин әле кечкенә булганда, әнием китапханәче, әтием киномеханик булып эшләделәр. Өлкән апам – инглиз теле укытучысы, икенче апам шулай ук Иске Тимошкино авылында мәктәптә укыта. Абыем бөтен аксубайлыларга таныш чаңгычы Владимир Кожеманов. Өченче апам Ирина Казанда массаж ясаучы булып эшли.
Гормумән, гади крестьян гаиләсе, барысы да тырышып хезмәт куя. Без бергә эшләргә һәм ял итәргә яратабыз. Мин менә шундый йолаларда үстем, иҗатка тартылдым. Хәзер мин алга таба нәрсә белән шөгыльләнәчәгемә нык ышанам.
Николай Кулагин фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев