Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Бары тик яхшы тәэсирләр генә калды

“Хыял“ балалар һәм үсмерләр социаль приютында хезмәтләр күрсәтү шартлары сыйфатын тикшерделәр.

Тикшерүне ТР “Гаилә канаты астында“ РОО Рәисе урынбасары, ТР Иҗтимаги палатасы эксперты Алсу Хәбибуллина Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы  консультанты Светлана Латыйпова катнашында үткәрде.

Сүз уңаеннан, бәя бирү комиссиясе республиканың барлык социаль хезмәт күрсәтү оешмаларында тикшерүләр уздырды. Комиссия социаль хезмәт күрсәтү оешмасы турындагы мәгълүматларның барысына да ачык булуына, хезмәтләрнең уңайлы һәм аларны алуның гадилегенә, хезмәтләрне көтеп тору вакытына, биредә эшләүче хезмәткәрләрнең ихласлыгына, шәфкатьлелегенә һ.б. бик күп нәрсәләргә анализ ясады.

Торак биналарны, җиһазларны, йомшак  инвентарьне, санитар-техник җиһазларны карадылар, гомумән, бер генә әйбер дә комиссиянең үткен күзеннән төшеп калмады.

Бүгенге көндә “Хыял“ приютында  26 бала яши. Комиссия балаларның яраклашуы, иҗади һәм физик яктан үсеш алуы өчен яхшы шартлар булдырылуына инанды. Мондагы шартлар максималь рәвештә өйдәге уңайлыклар белән яраклаштырылган.

Бала приютка килеп эләгүгә, аның өчен шәхси тернәкләндерү программасы эшләнә һәм тормышка ашырыла. Һәр бала уен, уку һәм хезмәт эшчәнлеге системасына кереп китә.

Малайларны агач эшенә өйрәтү максатларында приютта остаханә булдырылган. Бүлмә ремонтланган, тәрбияче өчен программа расланган, токарь станогы, агачка яндырып рәсем төшерү җайланмасы, лобзиклар һәм башка эш кораллары сатып алганнар.

Остаханә уңышлы гына эшләп килә.
Иҗади сәләтне үстерү өчен “Селфи“ фото түгәрәге эшли. Балалар җиһанны төрле буяуларда күрү һәм якты мизгелләрне төшереп алу мөмкинлеге алган. Моның өчен фотостудия, санлы фотоаппаратлар, профессиональ камералар, ноутбуклар һ.б.лар бар.

Балаларның актерлык осталыгын  ачу һәм үстерү, театрга кызыксыну уяту  максатларында балалар йортында компьютер сыйныфы – анимацион студия булдырылган.

Дүрт компьютер тупланмасы, микрофоннар сатып алынган, программа эшләнгән, бер сүз белән әйткәндә, мультфильмнар эшләү өчен кирәк булган бар нәрсә дә булдырылган.

Сабыйларга әти- әниләре белән бергә күрешеп сөйләшер, аралашыр өчен кунак бүлмәсе булдырганнар. Ул шулай ук  ата-аналарга хокук, икътисад, медицина мәсьәләләренә бәйле аңлатмалар бирү, психолог белән аралашу өчен дә менә дигән мөмкинлек.

Сәламәт тормыш рәвеше алып бару күнекмәләренә өйрәнү өчен урамда спорт мәйданчыгы пәйда булган. Моннан тыш комиссия әгъзалары балалар тегү һәм бәйләү белән шөгыльләнгән “Оста куллар“  дәресләрендә үз куллары белән “Джутлы филигрань“,  тукыма кисәкләреннән  ясалган “Кинусайга“ эшләре белән дә кызыксындылар.

Приют директоры Гөлнар Шарашева “Агросәгать“ һәм “Хуҗабикә“ бүлмәләрендә алып барылган дәресләр турында сөйләде. Балалар чәчәкләр һәм яшелчәләр үстерү серләренә  төшенгән бакчаны күрсәттеләр.

Үсмерләр монда үсентеләр үстерү белән  теләп шөгыльләнәләр һәм теплицада җиң сызганып эшлиләр.
– Сүз дә юк, приют гаиләне тулысынча алмаштыра алмый, әмма бу мәсьәләне өлешчә хәл итә. Сезнең приютта балаларны мөстәкыйль тормышка әзерләү мөмкинлеге тудырылган, – дип шәрехләде Алсу Хәбибуллина.

–  Йорт хезмәткәрләренең сабыйларга карата мәрхәмәтле, шәфкатьле булулары күзгә бәрелеп тора, балалар  кайгырту һәм игътибар белән әйләндереп алынган. Бу сыйфатлар алар өчен иң мөһиме, чөнки сабыйлар ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм.

Ул шулай ук  Аксубай приютының бары тик яхшы тәэсирләр генә калдыруын билгеләп үтте һәм йортның, һичшиксез, республикада иң яхшылар арасында булуын  ассызыклады.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев