«Барс» командасы хоккей буенча ТР Беренчелегенең бронза призеры булды
«Барс» Аксубай хоккей командасы ярышларның финал этабында өченче урынны яулады.
Ярышлар Арчада 2021-2022 еллар сезонының «Б» төркеме ир-ат командалары арасында узды. Боз сараенда республиканың иң көчле командалары очрашты.
Финал уеннары бик киеренке килеп чыкты. Әмма «Барс» яхшы нәтиҗә күрсәтте. Безнең хоккейчылар, өченче урынны яулап, ярышларның бронза призеры булдылар.
Татарстан Республикасы Хоккей федерациясеннән шәхси призга Александр Федоров лаек булды. Ул «Иң яхшы уенчы» дигән махсус номинациядә билгеләп үтелде.
ТР Беренчелеге җиңүчесе булып «Балтач» командасы танылды. «Кайбыч» командасы икенче урынны яулады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев