Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Балтырган да куркыныч

Район территориясендә кешеләр һәм терлекләр өчен куркыныч булган карантин амброзия үсүе турында олылар да, кечеләр дә белә.

Ә бит амброзия безнең төбәктә ялгыз түгел. Аның куркынычсыз булып тоелган туганы – балтырган үләне бар. Ул “сугышсыз“ диярлек һаман саен күбрәк территорияләрне яулый бара. Шул сәбәпле борчулар арта. Бу турыда Россельхозцентрның Аксубай филиалы җитәкчесе Габдерәшит Гелметдинов белән әңгәмә корабыз.

– Сосновский балтырганы – безнең төбәк кешеләренә таныш. Ул торак пунктларда, сулыклар янында үсә. Бу үсемлекләрнең плантацияләрен Казан автоюллары янында күреп була. Алар зур яфраклары һәм орлык чатыр чәчәкләре белән игътибарны үзенә җәлеп итә.

Балтырган – агулы һәм тамырдан авыр корытыла. Аның яфраклары эфир майларына бай, алар тәнгә эләгү белән фотохимик зыян сала. Ул территория һәм кешеләр сәламәтлеге өчен куркыныч тудыра. Белгечләр фикеренчә, анарда булган агулы матдәләр – хайваннар сәламәтлегенә начар йогынты ясый, сөт, ит сыйфатын начарлата.
– Аның белән көрәш ысуллары бармы?
– Әйе, әлеге карантин үләнен юк итү буенча берничә ысул бар. Ул кечкенә территорияләрдә үскәндә – үләнне тамыры белән 10-15 сантиметр тирәнлектән казып алырга; вегетация алдыннан чабып алырга; тирән сөрү уздырырга һәм участокларга күпьеллык үләннәр утыртырга. Зур территорияләрне яулап ала башлаган икән, химик көрәш ысуллары кулланыла.
Фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев