Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Балаларның ут белән шаяруы аркасында өй янган

24 июльдә Яңа Илдеряктә шәхси хуҗалыкта янгын чыга.

Янгын нәтиҗәсендә торак йорт тулысынча яна, шулай ук йорт мөлкәте һәм документлар да юкка чыга. Торак йорт һәм милек иминиятләштерелмәгән. Йорт автоном хәбәриткеч белән җиһазланмаган.

Авылдашлары, җирлек һәм район җитәкчеләре гаиләгә ярдәмгә килгәннәр. Хәзерге вакытта гаилә төзегән яңа йортны ашыгыч рәвештә файдалануга тапшыру мәсьәләсе хәл ителә.

– Янгын чыгуга 2017 елда туган балигъ булмаган баланың ут белән шаяруы сәбәп булган, – дип шәрехләде Аксубай һәм Нурлат муниципаль районнары буенча ПР өлкән сорау алучысы эчке хезмәт майоры Рәсим Ислямов. – Нинди генә очракта да балаларны өйдә ялгыз калдырырга ярамый. Беркайчан да баланың күз алдында шырпы, кабызгычлар, шәмнәр калдырмагыз – бу балаларны кызыктыра торган куркыныч әйберләр.

Белгечләр балаларга мөстәкыйль рәвештә мич, газ плитәләрен, электр көнкүреш приборларын кабызуны йөкләүне тыя. Балаларның учак кабызуларын һәм уйнаганда шырпы, зажигалка һәм башка кабызгычларны куллануларын күзәтергә кирәк.

Янгын чыккан очракта янгын урынының төгәл адресын, үз фамилияңне һәм телефон номерыңны әйтеп, “01”, “101” һәм “112” мобиль телефоннары аша янгын сагына шылтыратып хәбәр итәргә кирәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев