Балалар Ватан тарихы турында белергә тиеш
Хәтер һәм кайгы көнендә мәктәп яны лагерьларында ял итүче башлангыч сыйныф укучылары Мәңгелек ут итәгенә чәчәкләр салдылар.
Ленин паркында һәлак булганнар һәйкәле янында район үзәгенең башлангыч сыйныф укучылары, педагоглар катнашында митинг узды. Бу истәлекле көнне очрашуда катнашучылар Бөек Ватан сугышы фронтларында һәлак булган һәм Җиңү көненә кадәр яши алмаган сугышчыларны бер минут тынлык белән искә алдылар, Хәрби Дан һәйкәле итәгенә чәчәкләр салдылар.
– Ул еллар турында онытмагыз, Ватанның гадел тарихын белегез, – дип чакырды башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Александров. – Сезгә – киләчәк буынга зур бурыч йөкләнгән. Ул еллар вакыйгалары кабатланмасын иде. Батыр сугышчылар турындагы хәтер безнең йөрәкләрдә һәм уйларыбызда мәңге калырга тиеш. Бүген сез укый, һәр көнгә сөенеп яши, туган як файдасына иҗат итә алсын өчен, бабаларыбыз һәм дәү әтиләребез үз гомерләрен бирделәр. Бу хакта беркайчан да онытмагыз!
Үзәк хәрби округ инспекторы Анатолий Молоствов һәм ЭЭМ ветераннары советы рәисе Шамил Сәхабетдинов яшьләргә патриотик тәрбия бирү турында сөйләделәр.
– Бабаларыбызның батырлыгы үлемсез. Аларның батырлыгы сезгә югары әхлакый рух үрнәге булырга тиеш, – дип мөрәҗәгать иттеләр алар укучыларга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев