Балалар китапханәсендә имезүчеләрне яклау көненә багышланган чара узды
Бөтендөнья диңгез имезүчеләрен яклау көне уңаеннан, балалар китапханәсендә «Китларның һәм дельфиннарның диңгез сәяхәте» чарасы оештырдылар.
Яшь китап укучылар диңгез хайваннарының тормышы турында күп кенә кызыклы фактлар белделәр. Китапханәчеләр балалар өчен танып-белү программасы әзерләделәр: китлар һәм дельфиннар, аларның океан экосистемасындагы роле һәм бу хайваннарны саклау зарурлыгы турында сөйләделәр. Яңа белемнәрне беркетү өчен, балалар танып-белү уенында катнаштылар. «Китларның һәм дельфиннарның диңгез сәяхәте» дигән китап күргәзмәсе чарада катнашучыларда аеруча кызыксыну уятты, анда диңгездә яшәүчеләр турында мәкаләләр бар иде.
Фото мәдәният бүлеге архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев