Балалар өчен түләүләр алуга гаризалар бирү башланды
2021 елның 1 апреленнән республикада балалар өчен түләүләр системасына үзгәрешләр кертелде.
Үзгәрешләр беренче чиратта 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балаларга кагыла. Алар өчен түләү күләме хәзер гаилә кеременә бәйле булачак һәм яшәү минимумының 50, 75 яки 100 процентын тәшкил итәргә мөмкин.
Яңача түләүләргә гаризаны электрон рәвештә дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталы яки ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша бирергә мөмкин. Мөрәҗәгатьләр 1 апрельдән кабул ителә. Яңа кагыйдәләр буенча ярдәм күләме гаилә кеременә бәйле һәм һәр ай саен балага төбәк яшәү минимумыннан 50, 75 һәм 100 процентка җитә ала.
Татарстанда 2021 елдан яшәү минимумы 9 995 сум тәшкил итә. Түләүләр түбәндәгечә исәпләнә: 50 процент күләмендә түләү (4997,50 сум) гаиләдә җан башына керем яшәү минимумы 9995 сумнан артмаган очракта; 75 процент күләмендә түләү (7496, 25 сум) әгәр дә гаиләдә җан башына керем, айлык өстәмә һәм 50 процент түләүләрне дә исәпкә алып, яшәү минимумы 9995 сумнан артмаса; 100 процент күләмендә түләү гаиләдә җан башына керемне исәпкә алып, шулай ук 75 процент түләүне дә кертеп, яшәү минимумыннан артмаган очракта 9995 сум түләнә.
Моңа кадәр ай саен түләү билгеләнгән гражданнарга аларның гаризасы нигезендә ул яңадан исәпләнәчәк.
Түләү билгеләү өчен агымдагы елның 31 декабренә кадәр мөрәҗәгать итәргә мөмкин булачак. Гариза бирү датасына карамастан, яңадан исәпләү 2021 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә ашырылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев