Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Балачакның соңгы бәйрәме

Район үзәгендә чәршәмбе кичәсе матур чәчәк бәйләмнәре, дәртле елмаюлар, кызларның купшы киемнәре һәм егетләрнең костюмнары белән бизәлде.

Тантаналы музыка астында 2 нче Аксубай урта мәктәбенең актлар залына 2019 нчы елгы чыгарылыш сыйныф укучылары керә. Аларны педагоглар, ата-аналар, туганнары һәм якын дуслары көчле алкышлар белән каршы ала.

- Менә сез чыгарылыш сыйныф укучылары дәрәҗәсенә җиттегез. Шул еллар эчендә сез үзегезне лаеклы күрсәттегез. Сезнең һәркайсыгыз мәктәбебезнең казанышларына, чәчәк атуына һәм уңышларына зур өлеш кертте. Алга таба да тормыш юлыгыз уңышлы булсын, барлык хыялларыгыз чынга ашсын – традиция буенча чыгарылыш сыйныф укучыларына мәктәп директоры Энҗе Туктарова шулай мөрәҗәгать итте.

Шатлыклы вакыйга белән балаларны Аксубай муниципаль районы башлыгы Камил Гилманов котлады:

- Бүген шатлыклы һәм бер үк вакытта моңсу көн – сез туган мәктәп стенасыннан китәсез. Сезгә яхшы белгечләр, лаеклы кешеләр булырга, ата-аналар һәм укытучылар биргән тәрбия һәм белемне аклавыгызны телим. Сезнең һәрберегез өчен борчылабыз, белем алып, туган районыгыз иминлегенә һәм үсешенә бергәләп эшләү өчен туган бистәгә кайтырсыз дип өметләнәбез.

Мәктәп директорына яшь буынны укыту һәм тәрбияләүдә ирешкән уңышлары өчен һәм мәктәпнең 25 еллыгы уңаеннан, 2019 елда БДИда югары нәтиҗәләргә ирешкән укучыларны әзерләгән өчен, укытучы Флера Вафинага район башлыгының Мактау грамотасы тапшырылды.


Котлау сүзләре белән мәгариф бүлеге начальнигы Станислав Зайцев чыгыш ясады, ул чыгарылыш сыйныф укучыларына дөрес тормыш юлын сайлауда уңышлар теләде, ата-аналарга һәм укытучыларга балаларга лаеклы тәрбия биргәннәре өчен рәхмәт белдерде, югары балл җыючыларга Мактау грамоталары тапшырды.

Менә иң көтеп алынган мизгел - аттестатлар тапшыру вакыты җитте.. Бу мактаулы миссияне район башлыгы башкарды, һәр чыгарылыш укучысынаың кулын кысып, теләкләрен җиткерде.

Быел уку йортын тәмамлау турындагы документны 17 егет һәм кыз: элегант Дарья Ильина, тәртипле Виктория Зюзина, тәвәккәл Данил Галиуллин, сабыр Мария Янилкина, аралашучан Чулпан Әхмәдиева, тыйнак Никита Убейкин, җаваплы Ләйлә Нурхамитова, интеллектуаль Юлия Мортазина, позитив Артур Мөхетдинов, мөлаем Вероника Куштукова, максатка омтылучан Диана Киселева, тәртипле Егор Паненко, серле Анна Михайлова, моң иясе Алия Сөләйманова, яхшы күңелле Ангелина Архипова, гадел Анастасия Ильина, алтын медаль иясе - Даниил Казаков алды.

Аларның беренче укытучысы Наталья Пименова һәм сыйныф җитәкчесе Мәрьям Шакирова «үз балаларына» иң җылы сүзләр белән мөрәҗәгать иттеләр. Җавап сүзе белән тантана сәбәпчеләре үзләре дә чыгыш ясады. Барлык педагоглар коллективына рәхмәт сүзләре белән сәхнәгә чыгарылыш сыйныф укучыларының әти-әниләре күтәрелде. Алар үз чыгышларын җыр белән төгәлләделәр, аңа үз балалары турында бөтен мәхәббәт һәм кайгыртуны кертеп җибәрделәр. Чыгарылыш кичәсе ата-аналар һәм укытучылар белән бергә башкарылган мәктәп вальсы белән тәмамланды.

Фотоларны фотогалереядан карагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев