Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Бәйрәмне укытучыларга багышладылар

Район мәдәният йортында Укытучылар көненә багышланган тантана узды.

Чараны район башлыгы Камил Гилманов ачты. Район җитәкчесе бәйрәмдә катнашучыларны котлап, бүген районның гомуми белем бирү учреждениеләрендә яшь буынның гармонияле үсеше өчен барлык шартлар да тудырылган, дип ассызыклады. Бүгенге көндә сыйфатлы белем бирү белән бергә аларның тормыш иминлеген һәм сәламәтлеген саклауны тәэмин итү дә шулай ук актуаль.

– Сезнең һөнәрегездән дә мөһимрәк нәрсә юк, сез кешене, гражданинны тәрбиялисез, аңа Ватан, намус, дуслык төшенчәләрен җиткерәсез, – дип мөрәҗәгать итте бәйрәм трибунасыннан Камил Камал улы. – Һәм сезнең моны профессиональ рәвештә эшләвегезне бүген махсус хәрби операция зонасында булган безнең мобилизацияләнгән сугышчылар һәм иреклеләр – сезнең укучыларыгыз раслый.

Сезгә яңа уку елында да шатланып хезмәт итүегезне, яңа һөнәри үрләр яулавыгызны һәм бәхетле булуыгызны телим!

Район башлыгы укытучылар төркеменә РФ мәгариф министрлыгының «Мәгариф отличнигы» дигән мактау билгеләрен тапшырды. Бу югары бүләккә 2 нче Аксубай урта урта мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Флюра Фәхретдинова, 3 нче Аксубай урта мәктәбенең инглиз теле укытучысы Людмила Кандалина, АТУТның гомуми белем бирү дисциплинасы укытучысы Татьяна Горбунова, АТУТның инглиз теле укытучысы Ольга Елисеева, шулай ук Аксубай универсаль технологияләр техникумы баш хисапчысы Нина Бокорева лаек булдылар.

АТУТның гомуми белем бирү дисциплинасы укытучылары Алевтина Ендерюковага һәм Фәридә Саматовага «Мәгариф өлкәсендәге хезмәтләр өчен» күкрәк билгеләре тапшырылды.

АТУТның махсус дисциплина укытучысы Иван Узяков «Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән өлкәсе отличнигы» билгесе алды.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамоталары белән АТУТның производствога өйрәтү мастеры Александр Ефимов һәм укытучы Владимир Лодоркин бүләкләнде.

Аксубай техникумы директорының тәрбия эшләре буенча киңәшчесе, профсоюзларның башлангыч оешмасы рәисе Татьяна Убейкина Татарстан Республика оешмасы Рәхмәтенә лаек булды.

М.И. Абдрахманов исемендәге Яңа Ибрай урма мәктәбе тәрбиячесе Кадрия Гыйззәтуллинага «Мактаулы остаз» күкрәк билгесе тапшырылды.

Яңа Тимошкино төп мәктәбе тәрбиячесе Надежда Ярославлева, Иске Ильдеряк балалар бакчасы тәрбиячесе Наталия Глазкова, «Ләйсән» балалар бакчасы тәрбиячесе Нурия Җиһангирова, «Кояшкай» балалар бакчасы тәрбиячесе Талия Хәйруллина ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы Мактау грамоталарына лаек булдылар.

Бердәм дәүләт имтиханнарында югары балл җыйган 11 сыйныф укучыларын әзерләгән укытучылар төркемен Аксубай муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр.

Бер төркем район гомуми белем бирү учреждениеләре мөгаллимнәренә һәм тәрбиячеләренә район мәгариф бүлегенең һәм муниципаль район башкарма комитетының Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Бүләкләү тантанасы балалар сәнгать мәктәбе һәм 3 нче мәктәп укучылары, район үзешчәннәре чыгышлары белән үрелеп барды.

Аерым номерлар районның ветеран-педагогларына багышланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев