Бәйрәмнәрдә куркынычсызлыкны тәэмин итәргә
Район башлыгы Алмаз Мингулов рәислегендә террорчылыкка каршы комиссия утырышы узды.
Утырыш эшендә шулай ук Федераль куркынычсызлык хезмәте, көч структуралары, МЧС, прокуратура вәкилләре катнашты.
Көн тәртибендәге төп мәсьәләләр Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәренә әзерлек һәм аларны үткәрү чорында террорчылык актларын кисәтү һәм җәмәгать иминлеген көчәйтү буенча өстәмә чаралар тәэмин итү булды.
Полиция бүлеге хезмәткәрләре бәйрәм чараларын үткәрү урыннарын тикшерәләр. Шулай ук кешеләр күп була торган объектларда патрульлек итү көчәйтеләчәк.
Утырышта шулай ук район территориясендә урнашкан объектларның террорчылыктан саклану мәсьәләсе турында да фикер алыштылар.
– Барлык хезмәтләргә һәм ведомстволарга югары әзерлек режимына күчәргә кирәк, беренче чиратта хокук саклау органнарына һәм МЧС хезмәткәрләренә, – диде Алмаз Мингулов. – Чаралар үткәргәндә районның барлык хезмәтләре тарафыннан аерым контроль кирәк, район учреждениеләрендә өстәмә инструктажлар үткәрергә, вазыйфаи затларның кизү торуын оештырырга.
Район җитәкчесе шулай ук кабул ителгән карарларның үтәлешен катгый контрольдә тотуга да игътибар итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев