Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Бабасының сугышчан йолаларын дәвам итә

Яшь сугышчылар буыны сугыш ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре булган карт бабаларының йолаларын дәвам итәләр.

Аксубайлы Сергей Кононов Абхазиядә элемтә ротасында танк гаскәрләрендә хезмәт итә.
Сергей 3нче Аксубай мәктәбендә белем ала, мәктәпне тәмамлаганнан соң Казан дәүләт төзелеш университетының төзелеш факультетына укырга керә һәм аны яхшы билгеләренә генә тәмамлый.  Мәктәп эскәмиясеннән спорт белән  мавыккан, футбол уйнарга яраткан, бер сүз белән әйткәндә, физик яктан әзерлекле булган егет алдында армиягә барыргамы юкмы дигән сорау беркайчан да тормый. Өстәвенә ул тәрбияләнеп үскән гаиләдә һәрвакытта да Ватан солдатларына карата ихтирам зур була – карт бабасы Иван Сидорович Рязанов Бөек Ватан сугышында катнаша һәм малайлар буыны нәкъ менә аның сугышчан һәм хезмәт батырлыклары үрнәгендә тәрбияләнеп үсәләр.
Сергей лаеклы туран. Күптән түгел аның әнисе – Галина Николаевна  Кононова улы Сергей дүрт ай буена яшь сугышчы курслары үткән Казан югары хәрби команда училищесы җитәкчесе – генерал майор Кирилл Кулаковтан Рәхмәт хаты алды.
– Хөрмәтле Галина Николаевна! Училище командованиесе лаеклы ул тәрбияләп үстергән өчен Сезгә рәхмәт белдерә, – диелгән хатта. –  Ул намуслы, тәртипле хәрби хезмәткәр, үзенә тапшырылган корал белән оста идарә итә, бүлекчәнең җәмгыять эшләрендә актив катнаша. Үрнәк солдат булуы, тырыш хезмәте белән ул командирларының һәм иптәшләренең ихтирамын яулады. Сезнең улыгыз алга таба да хәрби бурычын үтәүдә башкалар өчен өлге булыр, Россия танк гаскәрләре йолаларын намус белән үтәр дип ышанабыз!
Галина Николаевна ире вафатыннан соң ике баласын ялгызы тәрбияли. Әнисе күңеле белән һәрвакыт улы янәшәсендә. Улы өчен чын мәгънәсендә горурлана ана.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев