Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Бабасы – Бөек Ватан сугышы ветеранының һәм оныгы – махсус хәрби операция катнашучысының исемнәре бер һәйкәлдә мәңгеләштерелгән

2025 елның 12 июнендә Трудолюбово авылында махсус хәрби операция бурычларын үтәү барышында һәлак булган кече сержант Ленар Нутфуллин хөрмәтенә мемориаль такта ачу тантанасы булды.

Митинг Россия һәм Татарстан Республикасы гимннарын башкарудан башланды. Җыелучылар тормыш юлы Ватанга тугрылык һәм батырлык үрнәге булган геройны искә алдылар.

Район Башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Мингулов тантананы ачып:

–Безнең бурыч – сугышчы-якташлар турындагы истәлекне саклау, аларның хәтерен хөрмәтләү һәм аларның батырлыгы белән горурлану! – дип ассызыклады.

Ленарның кызы Камилә күз яшьләрен тыя алмады.

–Мин әтием белән горурланам. Ул Ватанын якларга басты һәм аның өчен гомерен бирде, – диде.

Геройның апасы Роза Мингулова җылы истәлекләре белән уртаклашты:

–Мемориаль такта өчен урын юкка гына сайланмаган. Бу мәктәптә мин дә, аның әнисе дә укыдык. Ленар белән безнең туган көннәр янәшә иде, һәм ул һәрвакыт чәчәк бәйләме тотып мине котларга килә иде. Кабер яныннан үтсәгез, Ленарны игелекле сүз белән искә алыгыз.

Трудолюбово авыл җирлеге башлыгы Светлана Тарасова шундый ул тәрбияләп үстергән өчен якыннарына рәхмәт белдерде. Ленарның бик игелекле, ярдәмчел кеше булуын, аның батырлыгы якташлары күңелендә калачагын билгеләп үтте.

Истәлек тактасын Трудолюбово авылының һәлак булган геройларының исемнәре уелып язылган һәйкәлдә урнаштырдылар. Алар арасында – Ленарның бабасы, Бөек Ватан сугышы катнашучысы, III дәрәҗә Дан ордены кавалеры, кече сержант Галиәхмәт Мингалимовның да исеме бар.

– Безнең ике орден йөртүчебез янәшәдә тынычлык тапты, – диде Роза Галиәхмәт кызы.

Ленар Нутфуллин 1981 елның 6 гыйнварында Карасу авылында туган, ә 1982 елда әнисе белән Индустриаль бистәсенә күченгән. 1997 елда мәктәпне тәмамлаганнан соң, ул һөнәри училищега укырга керә, ә 2001 елда РФ Хәрби Көчләре сафларына сроклы хезмәткә чакырыла, аны ике ел Чечен Республикасында уза. Демобилизацияләнгәннән соң 2003 елда авыл хуҗалыгында эшли, аннары башта Чистайга, аннары Казанга һәм Алабугага күченә.

2023 елның октябрендә Ленар ирекле рәвештә махсус хәрби операциягә китә. Штурм бүлекчәсе наводчигы буларак ул үзен батыр һәм фидакарь сугышчы итеп күрсәтә. 2024 елның 30 маенда штурм бүлеге наводчигы кече сержант Нутфуллин Донецк Халык Республикасында Уманское торак пунктын азат иткәндә һәлак була. Сугышчы үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнгән.

Тантана чәчәкләр кую һәм бер минутлык тынлык белән тәмамланды. Герой турындагы истәлек якташларыбыз күңелендә Ватанга карата батырлык һәм мәхәббәт символы буларак яшәячәк.

Фотогалерея.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев