Б Е Л Д Е Р Ү
Аксубай муниципаль район Советының утызынчы утырышы 2019 елның 22 августында үтә.
Утырыш эше сәгать 10.00 да башлана. Көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр кертелә:
1.2020 елга һәм 2021, 2022 еллар план чорына физик затлар керемнәренә салымнан ТР Аксубай муниципаль районы бюджетына түләүләрнең өстәмә нормативы белән бюджет тәэмин ителешен тигезләүгә дотацияне алыштыруны килештерү турында;
2.ТР Аксубай муниципаль районы Уставы проекты турында;
3.ТР Аксубай муниципаль районы Советының 24.02.2012 елда кабул ителгән ”Аксубай муниципаль районы милкен хосусыйлаштыру тәртибе турындагы Положение турында”гы 87 нче карарына үгәрешләр кертү турында;
4.ТР Аксубай муниципаль районы Советының 2016 елның 11 мартында кабул ителгән “ТР Аксубай муниципаль районы территориясендә ачык сервитутлар билгеләү һәм туктату тәртибе турында”гы 31 нче карарына үзгәрешләр кертү турында;
5.ТР Аксубай муниципаль район Советының 24.08.2018 елдан кабул ителгән “ТР Аксубай муниципаль районында муниципаль хезмәт турындагы яңа редакциядәге Положение турында”гы 158 нче номерлы карарына үзгәрешләр кертү турында;
6. Аксубай муниципаль районы Башкарма комитеты структурасына үзгәрешләр кертү турында.
7. ТР Аксубай муниципаль район Советының 11.08.2016 елдан расланган “2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәрге план чорына ТР Аксубай муниципаль районының социаль-икътисади үсеш Стратегиясенә үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында”гы 60 нчы номерлы ТР Аксубай муниципаль район Советы карары проекты турында;
8. Аксубай муниципаль районында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле җәмәгать ярдәмчесенең «2018 елда ТРда гражданинның иреген һәм хокукларын үтәү турында” хисабы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев