Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Азык хәзерләү – көн бурычы

Район азык хәзерләүчеләренең – иң кызу, авыр чоры.

Кырларда киеренкелек бер көнгә дә тынмый, чөнки шундый җаваплы вакытта һәр сәгать кадерле. Район үсемлекчеләре кышка азык җитәрлек булсын өчен бар көчләрен куеп эшлиләр.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматлары буенча, бүгенгесе көнгә механикалаштырылган отрядлар сенаж чокырларына 36 мең тоннадан артык сенаж салганнар. Печән хәзерләү өчен дә кулай вакыт. Үләннәр кызу кояш нурлары астында тиз кибә. Районның азык хәзерләү звенолары 10 мең тоннадан артык беренче чабым печәнен хәзерләгәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев