Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Авылның ак әбисе истәлекле туган көне уңаеннан котлаулар кабул итте

Иске Кыязлы авылында гомер иткән, бүгенге көндә Нурлат шәһәрендә балалары тәрбиясендә булган Гелсинур Сөләймановага 90 яшь тулды

Бу көнне тантана сәбәпчесен истәлекле туган көне белән котларга балалары, онык-оныкчыклары җыелды. Районнан рәсми кунаклар һәм авылдашлары, күршеләре килде.

– Мөхтәрәм Гелсинур Амалетдин кызы, ихлас күңелдән сезне олуг юбилеегыз белән котлыйбыз. Сәламәтлек, җан тынычлыгы, тән сихәтлеге, балаларыгыз тәрбиясендә кадер-хөрмәттә бәрәкәтле гомер телибез, – дигән изге теләкләрен җиткерде район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин, район җитәкчелеге исеменнән котлау хатын ирештереп, гөлләмә һәм бүләкләр тапшырып.

Иске Кыязлы авыл җирлеге башлыгы Газинур Дәүләтшин да тантана сәбәпчесен җылы тәбрикләде.

Тумышы белән Чирмешән районы Иске Кади авылыннан булган Гелсинур Амалетдин кызының да гомер юлы сикәлтәсез, җиңел генә үтми. Башка чордашлары кебек үк, ачлык-ялангачлык күреп, сугыш чоры һәм сугыштан соңгы еллар авырлыгын татып үсә, бик иртә авыр хезмәтне белә, кечкенәдән эшкә җигелә.

Урманын да кисә, Горький өлкәсендә торф чыгару эшләрендә дә катнаша.

1956 елда Иске Кыязлы авылына килен булып төшкән Гелсинур тормыш иптәше Вәлимхаммәт белән 50 ел бергә матур, тату гомер кичерәләр. Өч кыз һәм өч малай тәрбияләп үстереп, олы тормыш юлына чыгаралар. Икесе дә Вахитов исемендәге колхозда хезмәт куеп лаеклы ялга чыгалар. Башта бер уллары 37 яшендә кинәт вафат була, шул кайгыдан ире бакыйлыкка күчә, әлеге кайгылардан айнып та җитми, күп балалы ана тагын бер улын югалта. Шундый кайгы-хәсрәт кичерсә дә, яшәү дәртен югалтмаган Гелсинур әбигә сокланмый мөмкин түгел. Авылның ак әбисе күршеләре, туган-тумачалары белән һәрвакыт яхшы мөгамәләдә яши, ярдәм, киңәш сорап килгән бер генә кешене дә кире бормый, кулдан килгәнчә булышырга тырыша.

–Әниебез бик кунакчыл, ачык күңелле, гадел булды. Безне дә эш сөючән, кешеләргә карата мәрхәмәтле булырга өйрәтеп үстерде. Безнең өчен дөньядагы иң яхшы әни ул, – диләр бертавыштан юбилярның балалары.

–Аллаһка шөкер, киявем Рамиль һәм кызым Минзифа тәрбиясендә кадер-хөрмәттә яшим. Калган балаларым да һәр көнне шалтыратып, мөмкинлекләре булган саен кайтып, хәлемне белеп торалар. Аларга рәхмәтем зур, – ди Гелсинур әбекәй.

Әбекәйнең һәр иртәсе балалары, 7 оныгы һәм 13 оныкчыгы өчен Аллаһы Тәгаләдән исәнлек-саулык, бәхет, дөньяларның тынычлануын сорап догалар укудан башлана.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев