Авылга кайтканнан бирле район газетасыннан аерылганыбыз юк
Язылучылар көннәрен оештырган вакытта без Иске Кыязлы авылыннан тугры укучыларыбыз – Мәхтүмә һәм Шакирҗан Хәмәдиевлар гаиләсе белән очраштык.
Редакциядән аларга безнең сафларда озаграк калуларын теләп «Татар дөньясы» дигән истәлек китабы тапшырдык.
–Без газетаны 1997 елдан бирле даими рәвештә алдырабыз, әмма гаиләбез оешкан 60 нчы еллардан ук аның укучысы булып торабыз. Абыем Сәет Хәмәдиев күп елларын район газетасында эшләүгә багышлады, «Авыл таңнары» басмасы буенча мөхәррир урынбасары булып эшләде. Район газетасын Колхоз газетасы буларак та хәтерлибез, – дип сөйләде Шакирҗан Мингата улы.
Мәхтүмә Шәйхетдин кызы әйтүенчә, газетаны алар бер хәрефен дә калдырмыйча укыйлар. Җәйге эссе чорда, бакча эшләре һәм умартачылык күп вакыт таләп иткәндә дә, газетаның яңа санын укып чыгар өчен бөтен эшләрен читкә куеп торалар икән.
Хәмәдиевлар бер-берсен күз карашыннан аңлап, бер-берсенә терәк булып 63 ел бергә гомер итәләр.
Мәхтүмә тормыш иптәше итеп Шакирҗанны юкка гына сайламаган, ул булдыклы егет булган, армиядә хезмәт иткән елларында хәрби частьнең мактаулы солдаты буларак бүләккә лаек була. Әлегә кадәр ул сервантта солдатта төшкән фотосын саклый, анда рядовой Хәмәдиев часть байрагы фонында сурәтләнгән. Ул бөтен эшкә дә оста була. Хрущев реформасы вакытында колхозларны һәм совхозларны эреләндерү елларында алар туган авыллары Батырдан Иске Кыязлыга күченгәч, Шакирҗанны бригадир итеп билгелиләр. Ул тракторчы да, комбайнчы да булып эшли, алдынгылар сафында була. Һәр эшкә җаваплы мөнәсәбәтен, намуслылыгын күреп, мәктәп директоры аны хуҗалык мөдире вазыйфасына чакыра. Хуҗалык мөдире җитәкченең уң кулы була. Шакирҗан Мингата улы 440 урынга исәпләнгән мәктәпнең, нигезеннән алып җиһазландыруга кадәр, төзелешкә җәлеп ителә. Мәгариф учреждениесе өчен генә түгел, ә 50 укытучы һәм 20дән артык техник персоналны утын белән тәэмин итү дә аның җилкәсендә була, ә аларның һәркайсына бер елга икешәр машина утын әзерләү бурычы куелган була.
–Мәктәп мичкә ягып җылытыла, 24 мичне ягарга кирәк иде. Савымчылар иртәнге сәгать 4-5тә фермага барсалар, без инде сәгать өчтә мәктәптә була идек. Балалар һәм коллектив килгән вакытка бина җылы була иде, – дип искә алды Шакирҗан Мингата улы. – Ә җаваплылык нинди булган, чөнки бер очкыннан бөтен бина янып китәргә мөмкин булган бит, янгын куркынычсызлыгы буенча таләп бик катгый иде.
Мәхтүмә Шәйхетдин кызы бу вакыт дәвамында авылда иминият агенты булып эшли, ә аннары алар Зәй шәһәренә күченергә карар итәләр һәм анда ире белән бергә дуңгызчылык комплексында эшлиләр. Аларның хезмәт биографиясендә КамАЗда эшләү чоры да бар. Әмма 90 нчы елларда завод туктагач, Шакирҗан Мингата улы Сарман җәнлек совхозына китә, анда умартачылык белән шөгыльләнә башлый. Бу эшкә ул кечкенәдән өйрәнгән була. Ул өч ел урманда яшәгәндә хатыны Чаллыда яши һәм эшли.
Еллар узу белән, күчмә тормыштан арыган Хәмәдиевлар туган якларына кайтырга карар итәләр, бура сатып алалар һәм йорт өлгертәләр. 1997 елда Иске Кыязлыда төпләнәләр, терлек һәм, әлбәттә, бал кортлары үрчетәләр. Шул вакыттан бирле авыл мәшәкатьләре белән яшиләр, тормыштан зарланмыйлар. 64 ел бергә иңгә-иң куеп яшәү бәхете насыйп иткән өчен Аллаһыга рәхмәт укыйлар. Һәм беренче көннәрдән үк «Авыл таннары» газетасын алдырып, район тормышын күзәтеп баралар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев