Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Авылда туып үскән кыз хәрби сәүдәдә эшләгән

Язмыш кушуы буенча, Минҗиһан Галиева озак еллар дәвамында Ерак көнчыгышта Военторгта хезмәт куя

Ире, Вильянис чит иллләргә йөзүче судноларда электромеханик булып эшли. Япония, Сингапур, Яңа Зеландия, Канада-Ванкувер – аның даими маршруты булган.

Яшьләр туган авыллары Яңа Думадан Ерак Көнчыгышка беренче сабыйлары Азат белән китәләр. Ул вакытта Владивостокта Вильянисның әнисе Зәкия Мортаза кызы яши һәм портта эшли торган була. Владивостокта Галиевларның кызлары Иринис дөньяга килә. Шулай итеп, яшь гаилә әлеге калада яшәп кала.

Шушы көннәрдә Минҗиһан Мөнир кызына 90 яшь тулды. Тантана сәбәпчесе рәсми кунакларга – район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллинга һәм җирле хакимият органы җитәкчесе Илнур Шакировка тормыш тарихын сөйләде. Ул район башлыгыннан бүләккә – җылы юрган алуына чиксез шат иде.

– Бу бүләк сезне кышкы озын кичләрдә җылытсын, – диде Илшат Заһидуллин, әбекәйгә бүләк тапшырып. – Сезгә матур картлык, сәламәтлек, җан тынычлыгы телим. Минҗиһан Мөнир кызы чәчәк бәйләменә тагын да сөенде. Бу аның күзләрендә чагылды. «Күзләр – күңел көзгесе» дигән әйтем очраклы түгел. Күзләрдән барысын да укып була.

Минҗиһан һәм Вильянис Галиевлар лаеклы балалар тәрбияләп үстергәннәр. Иринис югары категорияле табиб, бүген Санкт-Петербургта яши һәм балалар поликлиникаларының берсендә эшли.

Юбилярның улы Азат, Владивосток диңгез фәнни лабораториясе галим-ихтиологы, авыр атлетика буенча спорт мастерына кандидат 2021 елның февралендә ковидтан вафат булган.

Иренең дөньядан китүе Минҗиһан Мөнир кызының рухын сындыра. Аның Владивостокта да каласы килми, Петербургка кызына барудан да баш тарта. 90 нчы еллар ахырында туган авылы Яңа Думага кайта. Бүген ветеран җирле хакимият һәм мәрхәмәтле күршеләренең игътибар һәм кайгыртуын тоеп яши.

Иринис улы Михаил белән, ул да шулай ук уңышлы программист, мөмкинлек булу белән, әниләре, әбиләре янына кайтырга ашыгалар. Ә газиз кешесенең юбилеена кызы берничә көн алданрак кайткан.

–Әле кичә генә Аксубайда булдым, әни яраткан басмасы «Аргументы и факты» гәзитеннән башка яши алмый, – ди Иринис Вильянис кызы. – Берочтан район редакциясенә кереп «Авыл таңнары» газетасына язылдым, әни бу турыда кайткан саен сорый иде. Шулай итеп, гыйнвардан башлап ул район басмасын да алдыра башлаячак. Иртәнге чәй һәм яңа матбугат – бу әнинең ярты гасырдан артык Владивостокта салынган яшәү рәвеше. Ә гадәт, кем әйтмешли, безнең икенче натурабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев