Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Авыл хуҗалыгы ветераны республика конкурсында җиңүче булды

Валерий Ендерюков бөтен хезмәт елларын игенчелеккә багышлаган.

 Ул – игенчеләр династиясе вәкиле һәм «Аксу Агро» ҖЧҖдә иң алдынгы хезмәткәрләрнең берсе. – Ул, зур практик тәҗрибәгә ия хезмәткәр. Үзенә йөкләнелгән эшне намуслы һәм җиренә җиткереп башкара, – ди аның турында авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчелеге. Һәр урак игенче өчен – уңышлы. Узган урак өстендә дә комбайнчы нәтиҗәле эшләде. Авыл хуҗалыгы предприятиесендә эшләү вакытында, ул күптапкырлар район җитәкчелеге исеменнән Рәхмәт хатларына һәм премияләргә лаек булды. Мактаулы бүләкне аңа, алга таба уңышлар теләп, кырда комбайны янында ук тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев