Авыл халкы ташламалы чордан файдаланырга ашыга
Районда иң зур авылларның берсе Яңа Ибрайда бүген нибары ике генә почтальонка хезмәт күрсәтә.
Әмма, районның почта ведомствосы җитәкчесе Светлана Непомнящая сүзләренә караганда, кечкенә коллектив үз функцияләрен яхшы башкара. Бу көннәрдә район газетасына язылу бара.
– Барысы да ташламалы чордан файдаланырга тырышалар, – ди почта бүлекчәсе җитәкчесе Рушания Гафиятова. – Почтальоннар да бу чорда авыл кешеләренә район басмаларына язылуда ярдәм итәргә ашыгалар, «Авыл таңнары» газетасының һәр өйгә килүен, һәр гаиләдә кызыксынып укуларын телиләр. Әлбәттә, пенсионерлар аерым игътибар таләп итә. Аларның барысына да почтага кадәр килү җиңел түгел. Шуңа күрә безнең почтальоннар иртәдән үк клиентлар янында. Бюджет оешмаларына – мәдәният йорты, авыл җирлеге хезмәткәрләренә килгәндә, алар исә район һәм республика басмаларына язылырга өлгергәннәр инде. Укытучылар коллективының да шулай ук 2023 елның беренче яртыеллыгына тулы составта язылуы гаҗәп түгел. Безнең мөгаллимнәр газетаның ролен һәм әһәмиятен яхшы аңлыйлар.
Без бүлекчәгә килгән мизгелдә район газетасын дими алдыручы яшь ханымнар нәкъ менә район газетасына язылу рәсмиләштерәләр иде.
– Безнең беркайчан да район газетасын яздырмый калганыбыз юк, – диләр Рәсимә Кыямова һәм Розалия Хамидвәлиева. – Ташламалы язылу декадасын кулдан ычкындырырга ярамый.
Китаплардан, шул исәптән төрле балалар әдәбияты һәм канцелярия товарларыннан тыш, почта хезмәткәрләре бүген үз клиентларына беренчел кирәк-ярак товарлар да тәкъдим итәләр, аны үтәүнең дә үз планы бар. Хәер, Миләүшә Нуриева һәм Римма Вәлиуллина өчен бу башкара алмаслык авыр эш түгел.
Авыл халкы аларны ачык күңелле, яхшы холыклы, һәрчак ярдәмгә килергә әзер булганнары өчен хөрмәт итәләр һәм җавап итеп, аларга да планны үтәүдә булышырга тырышалар. Моңа гаҗәпләнәсе дә юк. Миләүшә Нуриева, бүлекчә җитәкчесе сүзләренә караганда, бу эштә инде җиде ел һәм ул үз участогында һәр гаиләнең ничек яшәве, ничек сулавы турында белә. Аның хезмәттәше Римма Вәлиуллина да почтада яңа кеше түгел. Өлкән буын кешеләре алар белән очрашуны, гадәттә, түземсезлек белән көтәләр. Тик хәзер посылкалар сирәк булганлыктан, хатлар да аз языла, очрашу өчен бердәнбер сәбәп – аена бер тапкыр пенсия тарату һәм атна саен район газетасын китерү.
– Районыбыз газетасына озын гомер телисе килә, – диләр Рәсимә һәм Розалия. – Район тормышын төрле яклап яктыртып, «Авыл таңнары» безгә тормышта тотрыклылык һәм иртәгәсе көнгә ышаныч хисе бирә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев