“Авыл таңнары” – яраткан газетабыз
Түбән Татар Майнасы авылы Иске Адәмсуы авыл җирлегенә караган иң төзек, иң матур авылларның берсе.
Бу авыл район үзәгеннән 40 чакрым чамасы ераклыкта, Чирмешән елгасы буенда урнашкан. Тирә-ягында күп еллар элек казылып ясалган күлләр, әрәмәлекләр бар.
Менә шушы авылның уртасында иркен, матур гына өйдә ирле-хатынлы мәгариф ветераннары Асия апа белән Рафыйк абый Исмәгыйлевлар гомер итә. Инде менә лаеклы ялга чыкканнарына да 17 елдан артык вакыт узган. Ләкин олы яшьтә булсалар да, картаерга ашыкмыйлар. Район, республика яңалыклары, илдә барган вакыйгалар белән даими танышып баралар.
– Иң яратып укыган, көтеп алган газетабыз – ул “Авыл таңнары”. Аны без 80 нче еллар башыннан ук алдырабыз, – диләр ирле-хатынлы Исмәгыйлевлар. – Республика яңалыкларыннан торган “Атна вакыйгалары” кушымтасын да энәсеннән җебенә кадәр укыйбыз. Бу укучы өчен тагын да кызыклы һәм файдалы. Тормыш булгач белдерүләр кирәк булган чаклар да еш була.
Рафыйк абый 40 еллап мәктәптә хезмәт куйган – балаларга физика-математика фәнен укыткан, мәктәп директоры булып эшләгән, ә Асия апа башта мөгаллимлек иткән, чирек гасыр дәвамында балалар бакчасын җитәкләгән. Алар икесе дә хезмәт ветераннары, авылның мөхтәрәм кешеләре. Игелекле ике ул тәрбияләп үстергәннәр, өч оныклары – аларның тормыш мәгънәсе.
Районның көннән-көн матурая, ямьләнә баруына, җәй көннәрендә үзәк урамнарның аллы-гөлле чәчәкләргә күмелеп утыруына, төрле милләт халкының дус, тату яшәвенә эчкерсез сөенәләр алар.
Район газетасы мөхәррияте озак еллар дәвамында “Авыл таңнары” газетасын алдырганнары өчен ихтирам йөзеннән аларга Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды.
Мәгариф ветераннары Асия һәм Рафыйк Исмәгыйлевлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев