Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

«Авыл таңнары» газетасы редакциясендә “Газетага язылган өчен үз бүләгеңне ал” акциясе кысаларында призлар уйнатылды

Призлар уйнатуда 2022 елның беренче яртыеллыгына «Сельская новь», «Авыл таңнары», «Ял пурнăçӗ» газеталарына язылучылар катнашты.

Лототроннан (исемлек буенча) номер алу миссиясен – безнең хөрмәтле абунәчебез, типография ветераны Анна Пахомова башкарды. 32 ел гомерен ул типография эшенә багышлаган, предприятиенең иң яхшы линотиписты булган. Ул безнең газеталарны даими алдыра һәм отышлар уйнатылган көнне редакциягә альтернатив язылу өчен килгән беренче газета укучылар арасында булды. Һәм үзенә ышандырылган миссияне дә Анна Алексеевна җаваплылык хисе белән башкарды.

Уйнатуның онлайн-трансляциясе Instagram да алып барылды. Күп кенә укучыларыбыз бу вакыйганы онлайн режимда күзәттеләр. Бүләкләр уйнатуда газеталарга язылу турындагы квитанцияләрне тәкъдим иткән 236 абунәче катнашты.

Уенны район газетасы җитәкчесе-баш мөхәррире Людмила Жаренова алып барды. Редакция түбәндәге бүләкләрне әзерләгән иде: сарык йоныннан юрган, үтүк, идәнгә куела торган үлчәү, миксер, чәчкә прическа ясау җайланмасы, диварга эленә торган сәгать, сөлгеләре җыелмасы. Анна Пахомованың җиңел кулы белән 149 номер астында редакциядә альтернитив язылу рәсмиләштергән «Кояшкай» балалар бакчасы тәрбиячесе Валентина Казакова сарык йоныннан юрганга ия булды. 13 номер астында чыккан Алексеевка поселогында яшәүче Василий Калуковка призга үтүк эләкте.

Идәнгә куела торган үлчәүне – мәгариф ветераны (район үзәгенең «Радуга» балалар бакчасында күп еллар тәрбияче булып эшләгән) Лидия Кулькова, диварга эленә торган сәгатьне – Аксубай гимназиясе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Татьяна Прохорова отты.

Электр миксеры – район үзәгендә яшәүче пенсионерка Галина Васильевага, чәчкә прическа ясау җайланмасы – Беловкадан Елена Кожемановага, кухня сөлгеләре җыелмасы – Александр Строгаловка (полиция), педагогика ветераны Нина Елисеевага, Марсель Моратшинга (Аксубай урманчылыгы), Рамил Гафиятовка («Хыял»социаль приюты) эләкте.

– Барлык призерларны да чын күңелдән котлыйбыз, – дип мөрәҗәгать итте абунәчеләргә Людмила Жаренова. – Призлар сезне редакциядә көтә, килегез, алыгыз! Шуның белән бергә, төрле сәбәпләр аркасында «Сельская новь», «Авыл таңнары», «Ял пурнăçӗ» газеталарына язылмаган булсагыз, сез икенче айдан, рәхим итеп, подписка рәсмиләштерә аласыз. Без газетага язылган өчен бүләкләр уйнатуны алга таба да дәвам итәчәкбез. Алар мөһим даталарга, бәйрәмнәргә багышланачак. Редакция сездән кире элемтә көтә – без сезнең фикерләрегезгә, тәкъдимнәрегезгә, киңәшләрегезгә чын күңелдән шат булачакбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев