Аксубай яңалыклары

Аксубай районы "Авыл таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

«Авыл табибы» программасы буенча быел Татарстанда йөздән артык табиб эшкә урнашачак

Дәүләт программалары буенча табибка 1 млн сумнан 1,5 млн сумга кадәр, фельдшерга 500 мең сумнан 750 мең сумга кадәр акча түләнә.

Быел «Авыл табибы» һәм «Авыл фельдшеры» программалары буенча Татарстан авыл җирлекләренә 107 медицина хезмәткәре эшкә кайтыр дип көтелә. Бу турыда ТР Министрлар Кабинетында брифингта Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков әйтте.

«2012 елдан 2019 елга кадәр бу программалар буенча Татарстанга читтән 629 табиб һәм 136 фельдшер җәлеп ителде. Быел 95 табиб һәм 12 фельдшер киләчәк», — диде министр.

Ул 2012 елдан яшь белгечләргә айлык хезмәт хакларына өстәмә түләү рәвешендә дәүләттән ярдәм күрсәтелүен искәртте. 

Марат Садыйков сүзләренчә, табиблар арасында миграция һәрвакыт булып тора. Быел безгә Россиянең башка субъектларыннан 32 табиб һәм 12 фельдшер килеп, эшкә урнашкан.

Министр «Авыл табибы» һәм «Авыл фельдшеры» программалары буенча  бер медицина хезмәткәренә бер тапкыр бирелә торган акча күләме табибка 1 млн сумнан 1,5 млн сумга кадәр, фельдшерга 500 мең сумнан 750 мең сумга кадәр булганын искәртте.

 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев