Авыл механизаторы чөгендер басуында да, фермада да нәтиҗәле хезмәт куйган
Элеккеге «Октябрь» колхозы механизаторы Насрулла Гайфуллин дүрт тапкыр коммунистик хезмәт ударнигы исеменә лаек була.
Алдынгы механизатор 1978 елда шулай ук социалистик ярыш җиңүчесе булып таныла.
Нигездә, Насрулла Нотфулла улы гомере буе шикәр чөгендерен чәчү һәм эшкәртүдә эшли, әлеге культураны игү остасы була. Әмма Насрулла Нотфулла улы механизатор буларак кына эштә нәтиҗәләргә ирешеп калмый. Техник культураны җыеп алганнан соң фермага күчә, хәтта аның сыерлар төркемен алган чор да була. Өстәвенә аның савымы, алдынгы савымчыларныкыннан бер дә ким булмый.
Район башлыгының колхоз производствосы ветеранын 90 яшьлек юбилее белән шәхсән котлавы очраклы түгел. Камил Гилманов юбилярга Рәхмәт хаты һәм җылы бүләк тапшырды.
– Бу юрган Сезне озын кышкы кичләрдә җылытсын, – диде район җитәкчесе. – Сез намуслы хезмәтегез белән ихтирам һәм хөрмәт казандыгыз.
Өч ел армиядә элемтәче булып хезмәт итеп кайтканнан соң Насрулла Гайфуллин гаилә кора һәм алар Трудолюбово авылына тормыш иптәше белән туган поселоклары Кызыл Чишмәдән күченеп киләләр.
Ир белән хатын өч ул һәм өч кыз балага гомер бүләк итәләр. Аларны да үз үрнәкләрендә эш сөючән итеп тәрбияләп үстерәләр, балаларның бишесе туган авылларында төпләнеп калалар. Өстәвенә Илдар, Ирек һәм Рамил, әтиләре кебек үк, җиңел эш эзләмиләр, җирдә хезмәт куюны сайлыйлар. Колхоз барында аларның барысы да районда данлыклы механизаторлар булалар. Рамил авыл хуҗалыгында 36 ел хезмәт куйган! Ирек тә 1983 елдан алып колхоз таркалганчыга кадәр эшли. Урак өстендә бертуганнар барысы да комбайн штурвалы артына утыралар.
Илдар, соңгы сигез елда авыл мәчете имамы булып тора, гыйбадәт йортында хезмәт итәргә дә, җирле балалар бакчасының ритмлы эшләвен тәэмин итәргә дә өлгерә.
Ачык йөзле бертуган Гайфуллиннарны авылда игелекле кешеләр буларак беләләр. Авылда кешене ярдәмгә килергә әзер булуы белән бәялиләр.
Кызлары Бибинур, Фаягөл һәм Гөлия, ир туганнары кебек үк, авырлыклардан курыкмыйлар, теләсә нинди эшне җиң сызганып башкаралар.
Бабакайның уналты оныгы һәм шуның кадәр үк диярлек оныкчыгы бар. Ветеран алар белән горурлана һәм барысының да лаеклы кешеләр булып үсүенә иманы камил аның. Чөнки бит алар авылда тәрбияләнеп үсәләр һәм аларның үрнәк алыр кешеләре бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев