Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Авыл мәктәбенең котельный операторы хезмәте өчен бүләккә лаек булды

Гомуми белем бирү оешмалары эше темасына кагылганда без аларның ритмлы эшчәнлеген тәэмин итүчеләр турында бик сирәк искә төшерәбез.

Җылы, димәк, уңайлы, шулай ук укучыларның сәламәтлеге дә, беренче чиратта, белем бирү учреждениесендә эшләүче котельный операторларының җаваплылыгына бәйле.

Иске Тимошкино урта мәктәбендә барысы өчен дә күңелле булган вакыйга булды – учреждение җитәкчесе Владимир Красильников 60 яшьлек юбилее уңаеннан тантаналы шартларда оператор Юрий Латышевка Рәхмәт хаты тапшырды.

– Җылыту сезонында егерме ел дәвамында Юрий Алексеевич безнең мәктәпне җылылык белән тәэмин итә, – дип сөйли Владимир Анатольевич. – Без нәкъ менә аны очраклы гына чакырмыйбыз. Оператордан беренче чиратта җаваплылык таләп ителә – ул җылыту агрегатының эшен контрольдә тота һәм җылыту системаларындагы басымны гына түгел, ә коммуникацияләр торышын да күзәтеп торырга, котельныйда янгынга каршы иминлекне тәэмин итәргә тиеш. Оператор вазыйфасына шулай ук җиһазларның мөмкин булган җимерелүләрен, газ чыгып торуны һәм башка төзексезлекләрне ачыклау өчен котельныйны даими рәвештә карап тору да керә.

Директор сүзләренә караганда, мәктәптә җылы җибәрү, оператор Юрий Латышевның намуслылыгы аркасында катгый рәвештә башкарыла һәм газ казаннары эше дә кабул ителгән режимга туры китереп уза.

Әмма әлеге һөнәр белгечләре өчен аерым тыюлар да бар икән.

Смена вакытында операторга эш җиһазларын күзәтүчесез калдырырга, тәмәке тартырга, котельный бинасына чит кешеләрне кертергә ярамый.
Җитәкче әйтүенчә, боларның барысы да котельный операторының вазифаи инструкциясенең тиешле бүлекчәсендә чагыла.

–Бер сүз белән әйткәндә, без үзебезнең операторга ышанабыз, ул үзенең компетентлыгын һәм һөнәри осталыгын күпьеллык хезмәте белән исбатлый,– дип йомгаклады сүзен Владимир Анатольевич.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев