Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Авыл мәктәбендә Зоя Космодемьянскаяны хөрмәтләп искә алдылар

Иске Ильдеряк урта мәктәбендә партизанка, разведчица Зоя Космодемьянскаяның тууына 100 ел тулуны билгеләп үттеләр.

Сыйныфларда Батырлык дәресләре узды, аларда «Зоя Космодемьянская. Батырлык турында дөреслек» дип исемләнгән документаль фильм күрсәтелде. Кызыл армияче, диверсион төркем разведчицасы Бөек Ватан сугышында совет кешеләренең батырлык символы булып тора. Аның образы матур әдәбиятта, кинода, рәсем сәнгатендә, монументаль сәнгатьтә, музей экспозицияләрендә чагылыш тапкан. Космодемьянская сугыш вакытында Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган (вафатыннан соң) беренче хатын-кыз.

Разведчица үзенең үлемсез батырлыгын Мәскәү өчен барган бәрелешләрдә күрсәткән.

Фото: Иске Ильдеряк урта мәктәбе архивыннан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев