Авыл мәктәбендә район фәнни-гамәли конференция үтте
Нәҗип Думави исемендәге Яңа Дума төп мәктәбендә оештырылган чара педагогика ветераны Рушания Низамованың юбилеена багышланды.
Чараның рәсми өлешендә мәгариф ветераны, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы авылдашларыннан, күпсанлы укучыларыннан, хезмәттәшләреннән һәм район хакимияте вәкилләреннән котлаулар кабул итте. Яңа Дума төп мәктәбе укучылары әдәби-музыкаль чыгыш әзерләделәр.
Мәктәп җитәкчелеге бүген дә актив җәмәгатьче, туган авылында, районда һәм илдә барган вакыйгаларга битараф булмаган Рушания Минабетдин кызына сәламәтлек, күңел көрлеге һәм уңай кәеф теләде.
–Күңелегез тыныч булсын, һәр туган көн якыннарыгыз, бөтен йөрәгегез белән яраткан кешеләр белән аралашу шатлыгы белән тулып торсын! – дигән теләкләр яңгырады мәктәпнең актлар залыннан.
Конференция 3 юнәлеш буенча эшләде: Рушания Низамова шигырьләрендә туган төбәк темасы (фәнни-гамәли эшләр), шигъри остаханәләр, Рушания Низамованың тормыш һәм иҗатын күзәтү (фәнни-гамәли эшләр).
Тантана сәбәпчесен район мәгариф бүлеге җитәкчесе Рәмзия Зәйдуллина тәбрикләде. Ул ветеранга татар телен саклау һәм үстерү, күпсанлы казанышлары өчен Рәхмәт хаты тапшырды.
Конференциянең рәсми өлешеннән соң, барлык катнашучыларны да Рушания Низамованың өй музеена чакырдылар, анда ул үз куллары белән үз вакыты дәверен торгызган, анда танылган барлык якташларның исемнәре тапланган.
Балалар язучысы Рушания Минабетдин кызы Низамова 1944 елның 1 гыйнварында Татарстанның Аксубай районы Яңа Дума авылында колхозчы гаиләсендә дөньяга килә. Авылның җиде сыйныфлы мәктәбен тәмамлап бер ел колхозда эшләгәч, Казанга килеп, киномеханиклар мәктәбенә укырга керә. Бер елдан Югары Баланда авылында киномеханик булып эшли башлый. Тиздән ул үз авылларында яңа ачылган кичке мәктәпкә өлкән вожатый булып эшкә күчә, бер үк вакытта мәктәпнең яшь киномеханиклар түгәрәген җитәкли. 1964 елда, кичке мәктәптә укып унынчы сыйныфны тәмамлагач, Рушания Низамова, заман яшьләренең төзелешләргә китү шаукымына ияреп, бер төркем дус кызлары белән бергә Башкортстанның Салават шәһәре төзелешенә китә, анда ташчы һөнәрен үзләштерә.
1967-1973 елларда Рушания Низамова — Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеге талибәсе. Уку елларында университетның «Әллүки» иҗат түгәрәгенә актив йөри, түгәрәкнең сәркәтип вазифаларын башкара, «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газетасы битләрендә балаларга атап язган беренче шигырьләре басылып чыга. Университетны тәмамлаганнан соң, 1973 елдан туган авылы Яңа Дума урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли башлый, мәктәпнең әдәби иҗат түгәрәген җитәкли. Үсеп килүче буынга белем һәм тәрбия бирүдә ирешкән уңышлары өчен 1980 елда «Халык мәгарифе отличнигы» билгесе белән бүләкләнә, ә 1987 елда аңа «Россиянең атказанган укытучысы» дигән мактаулы исем бирелә.
Рушания Низамова — республика балалар матбугатында, «Татарстан яшьләре», «Мәдәни җомга», «Мәгърифәт» газеталарында, «Сөембикә», «Чаян» журналларында һәм күмәк җыентыкларда дөнья күргән күп кенә шигырьләр, хикәяләр, юморескалар һәм «Мин авылда укыйм» (1987), «Әниемне таптым» (1990) дигән повестьлар авторы.
1984 елда Татарстан китап нәшрияты «Әти җыры» исеме белән аның хикәяләр җыентыгын һәм 1987 елда «Мин авылда укыйм» повестен аерым китап итеп бастырып чыгара. Повесть «Ел китабы — 1987» бәйгесендә III дәрәҗә дипломга лаек була.
Фото: Яңа Дума төп мәктәбе архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев