Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Авыл мәктәбендә өченче уку чиреге патриотик тәрбиядән башланды

Савгач урта мәктәбендә һөнәри юнәлеш бирү эше Ватанны саклаучы һөнәреннән башланды

Тугызынчы сыйныф укучылары Советлар Союзы Маршалы С.М. Буденный исемендәге Санкт-Петербург хәрби элемтә академиясе курсанты белән очраштылар. Мәктәпнең чыгарылыш укучысы Кирилл Карасев балаларга үзе офицер һөнәрен үзләштергән уку бинасы турында сөйләде. Кунак академиягә укырга керү һәм уку үзенчәлекләре турында кыскача бәян итте. Укучылар шулай ук яшәү шартлары һәм хәрбиләргә тәкъдим ителә торган ташламалар белән дә кызыксындылар.
Атаклы югары хәрби уку йорты турындагы фильмны алар зур кызыксыну белән карадылар.

Булачак офицер Ватан сакчысы һөнәре турында хыялланучы укучыларга фән нигезләрен тырышып өйрәнергә һәм күп вакытны физик әзерлеккә бирергә кирәк, дигән теләкләрен җиткерде.

Фото: Савгач мәктәбе архивыннан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев