Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Авыл мәктәбендә Герой партасы ачылды

Иске Тимошкино мәктәбендә сугышчы-интернационалист хөрмәтенә Герой партасы ачылды

Мәктәпне тәмамлаган Сергей Еграшкин истәлегенә багышланган тантанада районның тәрбия буенча кураторы, “Беренчеләр хәрәкәте” район оешмасы җитәкчесе, авыл җирлеге башлыгы, “Ватанга хезмәт итәм” берләшмәсе ветераннары, мәктәп укучылары һәм укытучылары катнашты.

– Сергей Иванович Еграшкин сугышчан бурычны, пиказны үз гомере бәрабәренә үти, – дип билгеләп үтте мәктәп директоры Владимир Красильников. – Аның истәлеге мәңгегә безнең күңелләрдә, авылдашларыбыз күңелендә сакланыр. Моннан соң Герой партасы артында безнең иң лаеклы укучыларыбыз утырачак. Уку өстәлендә Сергейның фотосурәте Ватан хакына батырлыкны иң гади егетләр – безнең янәшәдә яшәүче һәм укучы кешеләр кылуын искә төшерәчәк.

Тантаналы митингта геройны хәтерләгән һәм белгән кешеләрдән аның адресына бик күп җылы сүзләр яңгырады.

Беренче булып Герой партасы артына утыру хокукы уку алдынгылары Ангелина Павлова һәм Ольга Тербуковага бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев