Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Авыл мәдәният учакларында Әниләр көне

Мюд поселогы мәдәният йортында Әниләр көне уңаеннан «Кем йөрәге белән башкалар өчен яши» дигән тематик кичә оештырылды.

Бәйрәмдә катнашучы әниләр адресына бик күп җылы сүзләр һәм котлаулар яңгырады. Мәдәният йорты хезмәткәрләре бәйрәм программасын кызыклы бәйгеләр, уеннар һәм җыр викторинасы белән әзерләделәр. Әниләр исә үзләренең күтәренке кәефле һәм иҗади булуларын күрсәттеләр. Кичә җылы, уңайлы атмосферада узды. Ул биюләр һәм бию бәйгесе белән тәмамланды.

Иске Мокшино авыл клубына бәйрәм концертына әниләр һәм барлык авыл халкы чакырылган иде.

Әниләр көнен мәдәният учагы хезмәткәрләре озакка тамашачылар хәтерендә калырлык итеп үткәрделәр. Әниләр һәм әбиләр хөрмәтенә дулкынландыргыч шигырьләр яңгырады, вокал түгәрәгендә катнашучылар әниләргә багышланган җырлар башкардылар. Дәртле биюләр дә, такмаклар да булды. Кич буе кунаклар өчен күңелле һәм дустанә атмосфера хөкем сөрде!

Иске Ильдиряк мәдәният йортында Әниләр көненә багышланган “Ягез әле, әниләр!” бәйге-уен программасы оештырылды.

Чараны уздыру барышында әниләр “Көйне әйтеп бир”, “Разминка”, “Музыкаль чылбыр”, “Ягымлы сүзләр”, “Эрудит”, “Әнигә бүләк” осталык дәресләрендә актив катнаштылар. Бәйрәм программасы бергәләп чәй эчү белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев