Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Авыл мәдәният учагында иҗат уты сүнми

Авыл клубы хезмәткәрләре авыл халкының йөрәкләрен дәртләндереп һәм күңелләрен күтәреп кенә калмыйлар, шулай ук гадәти матурлыкны күрергә дә ярдәм итәләр.

Теләсә кайсы мәдәният учагына керсәң дә, безнең районның талантларга бай булуын чираттагы тапкыр күрәсең.

Традицион Язылучы көнен оештыру өчен Яңа Тимошкинога юл тотканда, без гадәти авыл клубында шундый талантлы кешеләр белән очрашырбыз дип уйламаган да идек.

Күпләрнең мәдәният учагы хезмәткәре турында аларның хезмәте бары тик бәйрәмнәр оештыру белән генә чикләнә һәм моны барысы да булдыра ала, дигән фикер туарга мөмкин. Ә бу һөнәрдә үзеңнең эчке борчуларыңны, эчке халәтеңне бөтенләй онытырга кирәклеге турында беркем дә уйламый. Шул ук вакытта мәдәният хезмәткәре – укытучы, табиб, төзүче һөнәре кебек үк сәләт.

Һәм без Яңа Тимошкино авыл клубы методисты Любовь Леонтьева белән очрашкач, моңа тагын бер тапкыр инандык. Шулай килеп чыкты ки, нәкъ менә 11 декабрьдә, без Любовь Михайловна белән танышкан көнне, ул җитәкләгән «Ивушка» хатын-кызлар вокал төркеме оешуга сигез ел тулды. Район чаралары вакытында әлеге ансамбль башкаруындагы җырларны ишетүчеләр, вокалчыларның рус һәм чуаш халык җырларын ни дәрәҗәдә йөрәкләргә үтеп керерлек итеп профессиональ дәрәҗәдә башкаруларын яхшы беләләр.

Мәдәният учагы методисты ансамбльгә талантлы, эчке дөньясы бай булган авыл хатын-кызларын берләштерә алган. Болар – җирле мәктәп укытучылары Людмила Павлова, Елена Сандимирова, Ирина Сорокина, авыл китапханәчесе Валентина Мадюкова, фельдшер-акушерлык пункты санитаркасы Любовь Сафронова.

Шунысы гаҗәп, ансамбльдә катнашучылар өчен костюмнарны аның җитәкчесе Любовь Леонтьева үзе тегә һәм чигүләр белән бизи икән. «Талантлы кеше һәр эштә дә талантлы» дигән гыйбарә юкка түгел. Әле тагын «камиллеккә чикләр юк» дигән сүзтезмә дә бар. Любовь Михайловнаның тукыма кисәкләреннән корамалап эшләнгән эшләнмәләре искиткеч. Аларның матурлыгын сүз белән генә әйтеп биреп булмый, үз күзләрең белән күрергә кирәк. Биредә корама пейзажлар да, тукыма кисәкләрен тоташтырып теккән чын гамәли сәнгать әсәрләре дә бар. Гадәти шакмаклар яки өчпочмаклар итеп бәйләнгән урындык япмалары да күзләрне иркәли.

Аның эшләренең дәрәҗәсе турында республиканың гамәли сәнгать һәм халык иҗаты фестивале йомгаклары буенча “Шүрәле” картинасының узган елда 1 нче дәрәҗә дипломга лаек булу факты сөйли! Мәдәният хезмәткәре үз осталыгын «Оста куллар» түгәрәгендә җирле мәктәп укучыларына бик теләп тапшыра. Аның укучылары инде үзләре үк халык иҗаты, гамәли сәнгать фестивальләрендә призлы урыннар яулыйлар.

Методистның эшләре мәдәният учагын бизи – аларны бөтен җирдә күрергә мөмкин. Хәтта методик кабинеттагы кәнәфиләрдәге, урындыклардагы җәймәләр дә останың куллары белән корама тегү стилендә эшләнгән.

Мәдәният йортында Любовь Леонтьева тырышлыгы белән музей экспозициясе дә ачылган, анда борынгы заманның көнкүреш әйберләре тупланган. Алар арасында инде район картасында булмаган Зур һәм Кечкенә Кулаковка поселоклары осталары ясаган чүлмәк әйберләре дә бар. Шулай ук атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Фридрих Энгельс исемендәге колхоз ветераны Галина Бикмурзина куллары белән чигелгән келәмнәр дә сокланып туймаслык.
Кыскасы, бу авыл клубында барысы да аның һөнәре Любовь Леонтьеваның хезмәт биографиясендә төп урынны алып торуы турында сөйли.

– Юкка гына безнең мәдәният учагы авыл халкын җәлеп итү үзәге булып тормый, – ди авыл китапханәчесе Валентина Мадюкова, – ул үз билгеләнешенә тулысынча туры килә. Һәм монда һәрвакыт иҗат уты яна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев