Авыл мәдәният учагы фермер белән килешеп эшли
Мюд поселогы мәдәният йорты Укытучы һәм остаз елында ветеран-укытучылар белән зур эш алып бара.
– Безнең ветеран-педагоглар – һәр эштә беренче ярдәмчеләр, үзләре дә иҗтимагый-файдалы акцияләр инициаторлары булалар, – ди мәдәният учагы җитәкчесе Ольга Жукова. – Шуңа күрә Укытучы һәм остаз елында без аларга күбрәк игътибар бирергә булдык. Шул ук вакытта һәрвакыт Иске Мокшино мәктәбен тәмамлаган, фермер хуҗалыгы башлыгы Сергей Смольков тарафыннан ярдәм тоябыз. Ветераннарга мондый ярдәм бик кирәк, чөнки аларның күбесе картлык көннәрендә ялгызы яши. “Без укытучыларыбызны онытырга тиеш түгел, алар безгә тормышка юллама биргән шәхесләр. Һәм безнең һәрберебезнең үзенең яхшы остазы – сыйныф җитәкчесе бар, – дип кабатларга ярата Сергей Ирекҗан улы.
Очрашу һәрвакыттагыча мәдәният учагында чәй табыны артында узды. Ветераннар барысы белән дә кызыксындылар: фермер үз эшчәнлегендә нинди юнәлешне сайлаган? Ничек ул шундый уңышлы хуҗалык төзи алган? Әңгәмә ике сәгатьтән артык дәвам итте.
– Мондый очрашулар дөньяны мәрхәмәтлерәк итә, – дип шалтыраттылар редакциягә педагог-ветераннар. – Без һәрвакыт рәхмәтле укучы белән күрешергә шат, ул безнең барлык проблемаларны игътибар үзәгендә тота һәм, әгәр дә ярдәм кирәк икән, булышырга ашыга. Сергей Ирекҗан улына иң кыю идеяләрне һәм планнарны тормышка ашыруын телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев