Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре поселок ветераннары – сугыш чоры балаларына иганәчедән бүләкләр тапшырдылар

Сугыш чоры балаларына дәһшәтле сугыш елларын да, сугыштан соңгы авыр елларны да кичерергә туры килгән.

Бу юлны алар лаеклы үттеләр.

–Бүген поселок ветераннары үзләренең уңай энергияләрен оныкларына һәм оныкчыкларына тапшыралар, – диләр мәдәният учагы белгечләре. – Шунысы яхшы, арабызда бу хакта онытмаган иганәчеләр бар. Шуларның берсе – Смольков Сергей Ирекҗан улы. Безнең Мюд авыл җирлегендә Халыкара өлкәннәр көне алдыннан беренчеләрдән булып сугыш буыны ветераннарын хөрмәтләү күркәм гадәткә керде. Быел да бездә «Сугыш чоры балаларына» дип исемләнгән Хәйрия акциясе уза.

Мәдәният йорты белгечләре иганәчегә рәхмәт әйтеп, ветераннарга фермердан бүләкләр тапшырдылар. Бүләк алган һәркем иганәчегә сәламәтлек, мул уңыш һәм терлекчелектә югары күрсәткечләргә ирешүен һәм гаилә бәхете теләде.

Фото: Мюд мәдәният йорты архивыннан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев