Авыл клубында бәйрәм чарасы өлкәннәргә шатлык бүләк итте
Мюд клубында очрашу поселокта яшәүче өлкән яшьтәге гражданнарга бик күп шатлык-сөенечләр бүләк итте.
Октябрь башында мәдәният учагында мондый очрашулар күркәм гадәткә әйләнде.
– Бу бәйрәмгә битараф калып булмый, – ди мәдәният учагы методисты Ольга Жукова. – Чөнки ул лаеклы, зирәк, хөрмәтле һәм, олы яшьтә булуларына кармастан, сабыр һәм түзем булган ветераннарыбызга багышланган. Бу көнне без оештырган бәйрәм чаралары ветераннарга рәхәтләнеп ял итү, аралашу, вакытлыча булса да ялгызлык турында онытып тору мөмкинлеге бирә.
Клуб формированиеләре һәм авыл мәдәният йортының һәвәскәр берләшмәләре катнашучылары, «Рябинка» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, түбән сыйныф укучылары һәм барысы да яраткан «Ялкын» төркеме бәйрәмдә катнашучыларны җырлары, шигырьләре һәм биюләре белән шатландырдылар.
Чара чәй эчү белән тәмамланды, табын артында кунаклар яшьлекләрен һәм хезмәт елларын искә төшереп, рәхәтләнеп аралаштылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев