Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Авыл китапханәсендә декабрь ае чаралары

Октябрь поселогы халкына да хезмәт күрсәтүче Трудолюбово авыл китапханәсендә дә төрле чаралар уза.

Авыл халкының китапханәгә зур теләк белән йөрүе гаҗәп түгел.

Декабрьнең узган ике атнасында гына да китапханәдә халыкны җәлеп итеп берничә чара үткәрелде. Бу – Халыкара СПИДка каршы көрәш көненә тиешле әдәбият күргәзмәсе, Халыкара инвалидлар көненә оештырылган очрашу. Бу көнне укучыларны китапханәдә «Дөнья синең тәрәзә артында» дип исемләнгән китап күргәзмәсе каршы алды.

Россия Федерациясе Конституциясе көненә багышланган чара да үзенчәлекле узды.

Рус шагыйре, патриот Федор Тютчев туган көненә әдәбият күргәзмәсе әзерләнде.

Билгесез солдат көнендә китапханәче түбән сыйныф укучылары белән «Синең исемең билгесез, Синең батырлыгың үлемсез» дигән патриотизм сәгате үткәрде.

Һәм, ниһаять, Халыкара чәй көнендә китапханәдә чәй эчү оештырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев