Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Авыл китапханәсендә Раштуа бәйрәме узды 

Иске Чуаш Адәмсуы авыл китапханәсендә Раштуа бәйрәменә багышланган бәйрәм узды.

Бәйрәмгә өлкән буын кешеләре һәм авыл балалары җыелды. 

Укучылар Иисус Христосның дөньяга килү сере турында театральләштерелгән тамаша әзерләделәр. Яшь артистларның чыгышын тамашачылар лаеклы бәяләде. 

Аксубай православие чиркәве дин әһеле Антоний Рыбочкин җыелучыларны бәйрәм белән җылы котлады, балаларга укуларында, иҗади башлангычларында уңышлар, ә өлкәннәргә сәламәтлек, иминлек, көндәлек эшләрдә һәм игелекле башлангычларда Ходай ярдәме теләде. Ул бәйрәмгә буш кул белән килмәде – балаларга Раштуа бүләкләре өләште. Тантана җылы, шатлыклы мохитта үтте. Очрашу китапханәдә гомуми бәйрәм ашы өстәле артында тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев