«Татнефть»тән грант һәм тормыш юлы
Дүшәмбе көнне алар Иске һәм Яңа Үзи авылларында узды.
Авыл җирлекләрендә район җитәкчелегенең халык белән очрашулары дәвам итә
Иске Үзи авыл җирлеге үз территориясендә быел башкарыла торган масштаблы эшләрне һәм кертемнәр салуларны хәтерләми.
– Без үзебезне авыл кешеләре итеп хис итмибез, грант ярдәме, республика, муниципаль дәрәҗәдәге программалар нәтиҗәсендә соңгы дистә елда безнең җирлек күзгә күренеп үзгәрде, – дип билгеләп үтте Надежда Айдова.
Һәм моны күрми калу мөмкин дә түгел. Авыл үзәгендә иҗтимагый киңлек төзекләндерелгән, чәчәкләр утыртылган, территориягә брусчатка түшәлгән, эскәмияләр урнаштырылган һәм фонтан эшләп тора икән, боларның барысы да җирлектә төп проблемаларның азайганнан-азая баруы турында сөйли. Һәм бу, һичшиксез, җирле хакимият органнарының хезмәте. Җирлек башлыгы клубның да, мәктәпнең дә, җирле башкарма комитетының да тандемда эшләвен билгеләп үтте.
Быел авыл җирлеге территориясендә Мәрәҗән янындагы “Изге Чишмә” су чыганагын үзгәртеп коруга 7,5 миллион сумлык грант проекты тормышка ашырыла. 90 нчы еллар уртасында ачылган комплекс-чишмә озак еллар ташландык хәлдә булды. Биредә ремонт эшләре тулы көченә бара.
Муниципаль берәмлекләр Советыннан грант та зур ярдәм булган, аңа КУН-10 сатып алганнар.
Якын араларда Иске Үзидә 1,7 миллион сумга клубны ремонтлау эшләре башланачак, авыл мәктәбендә тәрәзәләрне алыштыралар, нефтьчеләр ярдәме белән спорт залын буяганнар.
Үзара салым акчасына су башнясы өчен запас насос сатып алганнар һәм юлларга вак таш салуны дәвам итәләр.
Яңа Мокшино һәм Яңа Баланда зиратларында агачларны кискәннәр, ел азагына Иске Үзидә обелискны үзгәртеп кору эшләре төгәлләнәчәк, гранит плитәдә Әфган, Чечен һәм башка сугышларны узган һәм махсус хәрби операциядә катнашучы геройларның исемнәрен мәңгеләштерәләр. Бу плитә Ватан өчен гомерләрен биргән кешеләрнең көчен, батырлыгын һәм хәтерен раслаячак.
Юл хәрәкәте иминлеге программасы кысаларында Иске Үзидә юл билгеләре куелган һәм җәяүлеләр кичүләре билгеләнгән. Янгын сүндерү өчен сыешлык һәм аңа кирәкле әйберләр сатып алынган – иминлек турында бер генә минутка да онытырга ярамый.
Быел Яңа Мокшинога кадәр төзелгән тормыш юлы иң зур эш булган. Надежда Айдова аны «автобан» дип очраклы гына атамады.
Җирлек башлыгы башкарылган һәр зур һәм кечкенә эшләр турында горурланып сөйли, чөнки авылның якты киләчәге кечкенә кирпечләрдән төзелә.
Район җитәкчелеге белән очрашуга авыл халкы да килде. Искеүзилеләр кунакларны авыл территорияләрен төзекләндерү программалары өчен рәхмәт сүзләре белән каршы алдылар. Очрашуда бердәмлек һәм хезмәттәшлек мохите хөкем сөрде.
– Чиста су ага, аның белән өзеклекләр юк, урамнарга вак таш җәелә, ә агымдагы мәсьәләләр килеп туган моментта хәл ителә, – дип билгеләп үтте җирлек халкы.
Төбәк трассасыннан Иске Үзигә кадәр юл бүгенге көндә бердәнбер проблема булып кала. Һәм бу мәсьәлә дә, һичшиксез, хәл ителәчәк. Район җитәкчелеге сүзләренә караганда, юл 2025 ел төзелеш программасына кертелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев