Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Авыл гыйбадәтханәсе янында паркка нигез салынды

«Уяну» мәдәни проекты кысаларында Түбән Баланда авылы гыйбадәт йорты территориясендә «Агач утырт» дигән акция үткәрелде.

Иртә белән гыйбадәтханә янына бик күп волонтерлар җыелды: урманчылык, китапханә системасы, район, авыл мәдәният йортлары, Түбән Баланда башлангыч мәктәбе хезмәткәрләре, авыл халкы. Аксубай урманчылыгы җитәкче-урманчысы Андрей Ильмухин акциядә катнашучыларга агач һәм куакларны ничек утыртырга һәм тәрбияләргә кирәклеген өйрәтте. Рухани Антоний Рыбочкин изге эшкә фатихасын бирде һәм акциядә катнашучылар эшкә кереште.

Берәүләр чокырлар бораулады, икенчеләре утырттылар, өченчеләре су сиптеләр. Кыска вакыт эчендә территориядә зәңгәр чыршы, юкә, миләш агачлары рәтләре барлыкка килде. Берничә елдан соң, бу агачлар гыйбадәтханә территориясенең чын бизәлеше булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев