Автоинспекторлар Аксубай балаларын махсус экскурсияләрдә куркынычсыз маршрутлар белән таныштыралар
Полиция хезмәткәрләре белән берлектә балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр куркыныч юл ситуацияләрен тикшерә, юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнәләр.
Юл хәрәкәте кагыйдәләре турында балалар бакчаларында ук сөйли башлыйлар. Сабыйларны юл билгеләре, җәяүлеләр кичүләре белән таныштыралар. Тәрбиячеләр балаларга уен формасында өйрәтәләр – бергәләп теләсә кайсы юл хәрәкәте катнашучысы, йөртүче яисә җәяүле белән килеп чыгарга туры килгән төрле юл ситуацияләрен тикшерәләр.
Дәүләт автомобиль инспекторлары балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр өчен даими рәвештә махсус экскурсияләр үткәрәләр, анда алар өчен куркынычсыз маршрутларны сайлыйлар. Мондый чаралар юл хәрәкәте кагыйдәләрен яхшырак истә калдыру мөмкинлеге бирә. Чөнки балалар, нинди дә булса хәл белән очрашканда, практикада алган теоретик белемнәрен күрсәтеп, аларны өлкәннәр белән бергә тикшерәләр. Ә өлкәннәрнең ярдәме балаларны дөрес фикер йөртүгә юнәлтү мөмкинлеге бирә.

«Кояшкай» балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре инде берничә тапкыр махсус сайланган маршрут буенча сәяхәткә чыгалар. Автоинспектор Рамил Садыйков билгеләп узганча, мондый дәресләр интенсив юл-транспорт мохитенә яраклашырга мөмкинлеге бирә.
– Балаларга күрсәтмә материалны истә калдыру җиңелрәк. Әгәр без аларга моның чынбарлыкта ничек булуын практикада күрсәтмичә генә сөйләсәк, без аларның юл янында булганда үзләрен куркыныч астына куймауларына ышанычлы була алмыйбыз, – дип ассызыклады ул.

Чара кысаларында балаларга шулай ук яктылыкны кире кайтара торган элементлар һәм аларны куллану кагыйдәләре турында сөйләделәр.
Фото: Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча ЮХИДИ бүлеге архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев