Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Атмосфера фронтлары Татарстанга чираттагы буран алып килә һәм бераз җылыта

Татарстанда инде алдагы ялларда ук атмосфера фронтлары йогынтысында һава шартлары үзгәрә башлый, температура фоны күтәрелә.

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе шул хакта хәбәр итә.

Шимбә, 17 февральдә, республика территориясендә соңгы көннәрдә хакимлек иткән төньяк антициклон акрынлап көньяк-көнчыгышка күчә, атмосфера басымы төшә башлый.

Төбәкнең көнбатышы атмосфера йогынтысына эләгә: анда урыны белән бераз кар явачак, ә көнчыгышта явым-төшем көтелми. Синоптиклар әйтүенчә, «көчле салкыннар чигенә». Һава температурасы төнлә -16..-21 градус, көндез -10..-15 градус тәшкил итәчәк.

Якшәмбегә каршы төндә, 18 февральдә, явым-төшем ихтималы аз. Шулай да көндез Татарстанның көнбатыш районнарында төньяк циклонның атмосфера фронты якынаюга бәйле рәвештә буран фаразлана, җилнең тизлеге секундына 15 метрга кадәр җитә. Температура фоны төнлә - 13..-18 градус, көндез -6..-11 градуска кадәр күтәреләчәк.

Метеорологларның якынча мәгълүматлары буенча, дүшәмбе, 19 февральдә, төньяк циклонның атмосфера фронты зонасында кар явуын дәвам итә, буран чыга һәм көчле җил исә. Көн тагын да җылыта: төнлә һава температурасы -6..-11 градус, көндез -3..-8 градус тәшкил итәчәк.

Сишәмбе, 20 февральдә, фронталь система көнчыгышка киткәннән соң республикада явым-төшемнәр туктый. Төнлә -9..-14, көндез -4..-9 градус салкын булуы көтелә.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев