Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

"АТ" укучыларының хатлары: "хәтта тәрәзәләрне дә ачып булмый: кешеләр чүп яндыра, ә аллергетиклар һәм астматиклар җәфа чигә" 

Яз - Аксубай урамнарын, шәхси йортлар территорияләрен чистарту, тәртип салу вакыты.

Үзизоляцияләү чорында күпләр вакытны ишегалларында һәм бакчаларда тәртип урнаштыруда кулланды. Чисталык – ул сәламәтлек нигезе. Тик, укучыбыз Владимир Васильев хатыннан күренгәнчә, күпләр тәртип урнаштырып, кагыйдәләрне үтәми. 

"Безнең күбебез шәхси секторда яши. Барысы да яхшы булыр иде, урын да начар түгел, шартлар да, әмма бер кимчелек бар. 

Кайбер күршеләребез язын һәм көзен, үз йорты тирәсендә чүп-чар (кагыйдә буларак, бу коры яфраклар, ботаклар һ.б.) җыеп, бакчада яндыралар. Боларның барысы да ачы төтен исе тарата. 

Чүпнең бер өлешен генә булса да контейнерга чыгарып салырга ярамыймы икән соң. Ә бәлки, аларны участоктан җыелган чүпне капчыкларга төяп контейнерларга чыгарырга өйрәтеп үстермәгәннәрдер. Шулай килеп чыга, шундый ваемсыз кешеләр аркасында кич белән бөтен кеше дә төтен суларга мәҗбүр була. 

Бу төтен генә түгел, аны сулап, хәтта сәламәт кешенең дә хәле начарая башлый. Тәрәзәне ябарга өлгермәсәң, өй дә төтен исе белән тула. Кич белән тәрәзәләрне ачып, салкынча һавадан ләззәт алып йоклыйсы килә. Ләкин килеп чыкмый. 

Моннан тыш, аллергия белән авыручы балалар да бар бит әле, күп кенә өлкән кешеләр йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан җәфа чигә, еш кына күршеләре җибәргән төтенне сулап, алар урын өстенә ятарга мәҗбүр булалар. Бу пычранган һава аллергетикларга бик авыр тәэсир итә. 

Халыкның чүп-чар яндырудан туктауларын сорыйсым килә. Түземлегем бетеп тагын шуны искәртеп үтәргә телим, экологияне саклау максатларында һаваны пычраткан өчен нинди дә булса чаралар күрергә буладыр бит. 

Хөрмәтле Аксубай районы халкы! Янгын иминлеге кагыйдәләрен үтәгез: үзегезнең участокларыгызда коры үлән, чүп яндырмагыз.Үзегезнең һәм якыннарыгызның иминлеге турында онытмагыз. 

Әлеге мөрәҗәгатьне күрми калган күршеләрегезгә дә бу хакта җиткерегез, элемтә чаралары аша башка төркемнәргә дә җибәрегез. 

Аңлавыгыз өчен рәхмәт. Күпләр минем белән килешер дип уйлыйм". 

 

Фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев