Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Ашыктылар, әмма өлгерә алмадылар

Район волонтерлары ялга кайткан мобилизацияләнгәннәргә мөмкин кадәр ярдәм итәргә тырышалар.

Егетләр үзләренә җиңүне якынайтырга ярдәм итәчәк махсус чаралар сатып алу турында үтенеч белән мөрәҗәгать иттеләр. Волонтерлар 19 июльгә кадәр ашыгыч ярдәм җыю турында игълан иттеләр. Кирәкле әйберләрне сатып алу өчен 168 мең сум акча җыярга кирәк иде. Ләкин тиешле сумма җыелмады. Һәм безнең, махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм алып барып тапшыручы волонтер ир-егетләребез, тәвәккәллек күрсәтеп, кирәкле әйберләрне бурычка сатып алырга дигән карарга килделәр, чөнки егетләрнең ял вакытлары тәмамлана, ә аларны буш кул белән җибәрергә ярамый.

Кичә мобилизацияләнгәннәр Яшьләр үзәгендә волонтерлар белән очраштылар һәм аларга махсус кирәк-яракларны тапшырдылар.

«Бергә ярдәм итәбез» төркемендә ничә көн рәттән инде һәр сум акча өчен рәхмәт сүзләре белән беррәттән, бертуктаусыз район халкына ярдәм җыюда ярдәм итү турында үтенечләр һәм мөрәҗәгать итүләр бара. Аларны солдат өчен инде кичә үк җыярга кирәк иде. Читтә калмагыз, чөнки егетләр үз миссияләрен районның һәр кешесе тыныч күк йөзе астында яшәсен өчен үтиләр бит!

Акчаны Саклык банкы карталарына күчерергә кирәк: Анатолий Николаевич Скворцов – +7 919 627-35-73, Флен Җәмил улы Зәйнуллин – +7 917 392-88-91.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев