Ашыгыч ярдәм җыю: Аксубайдан автомобиль махсус хәрби операция зонасына буш килеш китә алмый
Аксубай районы мобилизацияләнгәннәргә «УАЗ» автомобиле җибәрә.
Волонтерлар, район халкы ярдәме белән аны тәгәрмәченнән алып запас частьләр белән комплектлыйлар. Моның өчен акча кирәк. Ләкин “буханка”ны буш җибәрергә ярамый – сугышчылар безнең ярдәмне көтә.
Аксубай волонтерлары үз сафларына мөмкин кадәр күбрәк кешене җәлеп итү өчен барлык вариантларны да куллана. Алар үзләре үргән яшеренү челтәрләренең һәм солдатларга гуманитар ярдәмнең никадәр мөһим булуын халыкка җиткерү өчен Сабан туенда катнаштылар. Теләге булган һәркем челтәр үреп карады. Монда шулай ук махсус тартмада акчалата ярдәм калдырырга мөмкин иде. Барлыгы 43 мең сумнан артык акча җыелган.
Волонтерлар мобилизацияләнгәннәр белән элемтәгә керделәр һәм егетләрнең нәрсәгә мохтаҗ булуларын ачыкладылар. Безнең сугышчылар газ балончыклары һәм аларга яндыргычлар, дымлы сөлгеләр яки салфеткалар (зур һәм үзләре белән кесәдә йөртү өчен кечкенә пачкалар), тәмәке (иң гадиләрен), тиз әзерләнә торган ашлар сорадылар.
Ярдәм җыю бик авыр бара, ә сугышчыларга боларның барысы да кичә кирәк иде инде.
Волонтерлар барлык битараф булмаган кешеләрнең җавап бирүләрен һәм акчаларны Саклык банкы карталарына түбәндәге телефоннар буенча күчерергә сорыйлар: +7 919 627-35-73, Анатолий Николаевич Скворцов; +7 917 392-88-91 – Флен Җәмил улы Зәйнуллин.
Акча, гигиена әйберләре һәм азык-төлек җыю белән беррәттән, Яшьләр үзәгендә көн саен яшеренү челтәрләре үрәләр – монда эшче куллар кирәк. Теләгән һәркем үзенә уңайлы вакытта – ял көннәреннән тыш, көн саен 8 дән 15.00 сәгатькә кадәр ярдәм итә ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев