АШЫГЫЧ ЯРДӘМ МАШИНАСЫ РУЛЕ АРТЫНДА 38 ЕЛ
Аксубай район үзәк хастаханәсенең ашыгыч ярдәм хезмәте машина йөртүчесе Анатолий Беляков шушы көннәрдә соңгы эш сменасын эшләде.
38 еллык хезмәт биографиясе эчендә алар күпме булган – санап бетерерлек түгел. Әмма Анатолий Петрович, артка борылып карамыйча, бу елларның, хәвефле чакыруларга, экстрен шалтыратулар һәм авыр хәлдәге чирлеләрне РКХ транспортлауга кармастан, иң яхшы еллар булуын таный. Хәтта ковид та яраткан эшне ташларга сәбәп булмый, гәрчә сер түгел, машина йөртүчеләр һәм фельдшерлар аның белән бер генә тапкыр авырмады.
– Утыртып йөрткән фельдшер һәм пациент гомере өчен җаваплылык хисе, яхшылыкка омтылуда төп мотивация булды, – ди Анатолий Петрович. – Эштә төрлесен күрергә туры килде, әмма корбаннар белән юл-транспорт һәлакәтеннән һәм авыру гомере секундлар белән исәпләнгән вакыттан да куркынычрак нәрсә юк. Анатолий Петрович үз адресына югары бәя бирүне яратмый, әмма хезмәттәшләре аны зур җаваплылык һәм бурыч хисле кеше дип бәялиләр. Фельдшерлар аның бу еллар дәвамында үзләре өчен ышанычлы тыл һәм ярдәмче булуын таныйлар. Анатолий Петрович инде үзе дә кече фельдшер булып эшли ала, дип шаярталар. Район үзәк хастаханә җитәкчелеге, Анатолий Беляков – үз эшенең остасы, аңа теләсә нинди хәлдә дә таянырга була иде, дип билгели.
Ә машина йөртүче үзе, теләсә нинди эштә дә төп уңыш – ул аңлау белән караган һәм һәрьяклап ярдәм иткән гаилә, дип таный. Тормыш иптәше Любовь Максимовна белән Анатолий Петрович ике ул – Юрий һәм Владимирны тәрбияләп үстергәннәр, алар биш оныкларына сөенеп туя алмыйлар. Ул үзе өлкән оныгы Анастасиянең быел медицина көллиятенә укырга керергә планлаштыруы белән горурлана, медицина хезмәткәрләренең мөһим бурычы – кешеләргә ярдәм итү турында сөйләп, аңарда һөнәргә мәхәббәтне нәкъ менә ул үзе тәрбияләгән!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев