Шул көннән районда чакырылыш комиссиясе эшли. Аның составында – Башкарма комитет, сәламәтлек саклау, мәгариф, полиция, мәшгульлек үзәге, иҗтимагый оешмалар вәкилләре.
Хәрби хезмәткә чакырылучылар район хастаханәсе каршындагы мәйданда тезелеп бастылар. Егетләргә Чирмешән һәм Аксубай районнарының хәрби комиссары Рушан Даутов мөрәҗәгать итте. Ул яңа хезмәткә алынучыларны әлеге хәрби кампаниядә тәртип, яңалыклар белән таныштырды. Хәрби комиссар егетләрнең хәрби-учет белгечлеге буенча әзерлекләре, һөнәре, укулары булу-булмау белән кызыксынды.
– Сез биредә сафта басып торасыз икән – димәк инде сез Ватанның булачак яклаучылары, – дип билгеләп үтте ул. – Комиссия карары төрле булырга мөмкин: армиягә чакырырга, кичектереп торырга яисә башка вариантлар.
Чакыру комиссиясе утырышы район хастаханәсенең актлар залында узды. Егетләр бер-бер артлы тезелешеп комиссия каршына килеп бастылар, үзләренең килгәнлекләре турында җиткерделәр. Комиссия әгъзалары аларның документларын өйрәнәләр, хәрби хезмәткә чакырылучыга карата туган сорауларны бирәләр. Әңгәмә вакытында хезмәт итәргә әзерлек, булачак сугышчының кәефе, аның теге яки бу гаскәр төренә өстенлек бирүе билгеләнә. Ул һәркемнең аерым.
Рушан Даутов район газетасы өчен 2025 елгы язгы чакырылышка кагылышлы сорауларны яктыртты.
– Чакырылыш 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Чакыру пунктына 1995 елдан алып 2007 елга кадәр туган гражданнар, 18 яше тулган гражданнар, шулай ук төрле сәбәпләр аркасында хезмәткә чакырылудан кичектерү вакыты чыккан яисә хезмәткә чакырылмаган гражданнар килергә тиеш. Район территориясендә хәрби хезмәткә алынырга тиешле барлык гражданнар хәрби комиссариат хезмәткәрләренең көн тәртибе буенча билгеләнгән вакытка чакырылыш пунктына килергә тиеш. Повестка алмаган кешеләр шулай ук хәрби комиссариатка хәрби хезмәткә чакырылу чорында эш көне дәвамында документлар белән килергә тиеш. Район хәрби комиссариатына хәрби хезмәткә чакыру буенча җитди сәбәпләрсез вакытында килмәгән гражданнар хәрби хезмәттән читләшкән дип санала һәм Россия Федерациясе законнары нигезендә җаваплылыкка тартылалар.
Шул ук вакытта хезмәткә чакыру буенча хезмәт узу турында тамга куелган хәрби билет булу киләчәктә егеткә бик зур перспективалар бирә. Аның алга таба дәүләт хезмәткәре сыйфатында дәүләт структураларына, көч ведомстволарына эшкә урнашу белән проблемалары булмаячак. Армиядә уңышлы хезмәт иткән балаларны эчке эшләр органнарына бик теләп кабул итәчәкләр.
Шәхес формалашу планында армия бик яхшы тормыш мәктәбе булуын һәркем белә. Армиядән егетләрнең күбесе чын ир-егетләр булып кайта, анда аларның үзләренә, якыннарына, Ватанга мөнәсәбәте үзгәрә. Шулай булгач, армиядә хезмәт итү – һәр гражданинның бурычы, бу ир-атлар өчен файда гына, чөнки анда егетләр дисциплина, оешканлык, җаваплылык күнекмәләре ала.
Нет комментариев