Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аның эшендә иң мөһиме – балаларның сәламәтлеге

Педагог үз эшчәнлегендә сәламәтлекне саклаучы ысулларга басым ясый.

Мәктәпкәчә яшьтәге баланы тәрбияләүнең һәм аның психологиясенең педагогик нигезләрен тирән белү Иске Ильдеряк балалар бакчасы педагогы Наталия Глазковага 34 ел эчендә эштә югары нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек биргән.

Аның шәкертләре – декоратив-гамәли, рәсем ясау һәм техник иҗат, юл-транспорт травматизмын профилактикалау, сәнгатьле уку буенча күп кенә бәйгеләрдә җиңүчеләр һәм призерлар.

Һөнәри бәйгеләрдә катнашып, Наталья Васильевна үзенең осталык дәрәҗәсен күтәрә. Ул – ИКТ куллану буенча республика бәйгесе призеры, «Талантлар - 2019» Бөтенроссия тесты җиңүчесе, VII бөтенроссия «Мәгариф ФГОС -2021» бәйгесе призеры.

Балалар белән эшне ул барлык башлангычларда да үз педагогларын энтузиазм белән хуплый торган әти-әниләр белән тыгыз элемтәдә алып бара. «Педагогик альманах» сайтларында Наталия Глазкованың 20 язмасы урнаштырылган.

Мөгаллим, шулай ук район һәм республика семинарларында, укыту һәм сәламәтлек саклау технологияләрен куллану буенча эш тәҗрибәсе белән юмарт уртаклаша.

– Принципиальлек һәм җаваплылык кебек үк, шәхес культурасы, эшлекле этикетны саклый белү, Наталия Васильевнага коллективта да, ата-аналар арасында да абруй казанырга мөмкинлек бирде, – дип раслыйлар район мәгариф бүлегендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев